tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы»
«Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы»

«Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы»

30 нчы август – Шәһәр көне. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Кремль урамы, 33 нче йорт) ел саен шушы уңайдан китапханә фондында булган уникаль басмалардан торган күргәзмәләр оештыра. Быелгы күргәзмә «Татарстанның тарихи- мәдәни мирасы» темасына оештырылды.

Күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар бүлегендә куелган экспозиция Татарстан җирендә яшәүче һәм хезмәт итүче Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә халык мирасын чагылдырган фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр һәм белешмә басмалар, альбомнар, матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре урын алды. Татарстан мәдәниятен дөньяга таныткан шәхесләр турында китаплар, тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына багышланган альбомнар халкыбызның тормыш-көнкүрешен аңларга ярдәм итә.

Татарстан – тарихи-мәдәни планда уникаль төбәк. Биредә төрле халыкларның мәдәниятләре һәм диннәре бер берсен тулыландырып, бергә үрелеп яши. «Сабантуй» альбомы шул хакта сөйли. Китапханә – рухи байлыкны буыннардан буынга җиткерүче урын. Сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, тирән мәгънәле китаплар – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Бу байлыкны сакларга, өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк. Укучылар бу хакыйкатьне аңлап, горурланырлык мирасыбыз белән күпсанлы материаллар аша якынрак танышырлар.

Күргәзмә август ахырына кадәр дәвам итә, рәхим итегез!

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*