tatruen
Баш бит / Яңалыклар / #TATCULTFEST2019 ның тулы лайнапы!
#TATCULTFEST2019 ның тулы лайнапы!

#TATCULTFEST2019 ның тулы лайнапы!

Шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале 30 август көнне Казан Кремлендә узачак. Фестивальнең миссиясе – соңгы елларда татар музыка, театр, дизайн кино һәм башка төр сәнгатьтә барлыкка килгән кызыклы яңалыкларны берләштерү аша мәдәни асылны билгеләү һәм формалаштыру.

Зур сәхнә / Туп сарае 
Быел зур сәхнәдә без этнодан башлап рок һәм пост-фолк-металга кадәр җанлы музыканың барлык иң яхшы вәкилләрен җыйганнар. Әлеге сәхнәнең төп үзенчәлеге булып легендар Башкарма (Финдяндия) төркеменең реюнионы, Зуля Камалованың (Австралия) яңа альбомы презентациясе, шулай ук A-BAND проектыннан (Татарстан) Әлфия Авзалованың трибьюты булачак.

Кечкенә сәхнә / Спас-Преображенский монастыре мәйданы
Монда яшь буын йолдызлары — интернет челтәрендә популярлык казанган каһарманнар балкыячак. Бик күп рэп, r&b, соул һәм электрон музыка булачак.

Электрон сәхнә / Тайницкая манарасы 
Гадәт буенча, сәхнә Тайницкий манарасында урнашачак һәм тамашачыларга Татарстан электрон музыкасының күптөрлелеген күрсәтәчәк. Ә Watch Me медиарәссамнар берләшмәсе манарада ук онытылмас инсталляцияләр такъдим итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*