tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татлы бәйрәм
Татлы бәйрәм

Татлы бәйрәм

Баулы районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татар милли ашларына багышлаган бәйрәм үткәрде.

Әлеге күңелле чара Исергәп авылының “Батыр тау” кафесында узды. Бәйрәмне шулай ук үткәрелүче  Сабантуй һәм Баулы районы оешканына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелде. “Бәйрәм бик матур һәм тәмле булды” – дигән бәя бирделәр катнашучылар.

DSC_0053 (4)Алдан алар Миргазиян Юныс музеена бардылар. Бәйрәм үзе барыбызга да таныш булган Баулы шагыйрәсе Хәмидә Идиятуллина татар кызларының, ханымнарының нәфислелекләренә, гүзәллекләренә һәм сафлыкларына багышлап язган “Ак калфак” шигыйреннән башланды. Татар милли ашларның күргәзмәсе, чәй тәкәллефе оештырдылар, балтырганнан аш пешерделәр, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Район инвалидлар советы рәисе Хәҗәрия Мортазина чарада катнашканнарны бишбармак казах милли ашы белән сыйлады. Ә тукмач кисү бәйгесендә үз осталыклары белән Нәсимә Латыйпова һәм Фикия Сәдыйкова аерылдылар. Шулай ук милли аш хәзерләүдә осталыкларын Гүзәлия Хуҗиева, Айгөл Бәдриева, Рәзинә Сәлимшина, Рәмзия Дәүләтбаева, Люзия Гәбдрафикова, Роза Валиуллина, Ләйлә Гәфиятуллина күрсәттеләр. Әнисә Биктимирова әзерләгән бәлешләр һәм чәйләр дә, Наҗия Гыйлфанованың чәк-чәк турында шигырьләре һәм җырлары да күңелгә ятышлы булдылар. Ә җиде яшьлек Аделина Садыйкова өлкән буын кешеләренә, тынычлыкка багышланган шигырьләр укып китте.

Казан шәһәренә барып татар милли ашлар буенча мастер-класста катнашкан Гөлүзә Низамова үз тәэсире белән уртаклашып чәк-чәк һәм гөлчәчәк пешерү серләрен сөйләде. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылары кафе җитәкчесе Айгөл Латыйповага, Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әглиуллинга чараны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Оксана Чукаева, Баулы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*