tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан бәйрәм оештырды
Тинчурин театры 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан бәйрәм оештырды

Тинчурин театры 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан бәйрәм оештырды

15 нче сентябрьдә Тинчурин паркында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан шәһәребез кунакларына театраль тамаша тәкъдим итте. Чара “Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе” белән берлектә, “Мәдәни мохит” (“Культурная среда”) җәйге программасы кысаларында узды. Театрыбызның әйдәп баручы артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, театрыбызның яшь талантлы артисткасы – Айсылу Мөсәлләмова бәйрәмгә килүчеләргә үзләренең иң матур җырларын башкарды, ә театрыбызның алыштыргысыз талантлы гармунчысы – Алмаз Ахунов гармунда милли көйләрдән тезмә тәкъдим итте.

Җырлы-биюле тамаша кызыклы мастер-класслар, викторина белән үрелеп барды. Нәни тамашачыларыбыз өчен “Шүрәле online” спектакленнән өзек һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тинчурин театрыннан истәлекле бүләкләр, артистлар белән бергә фотога төшү һәм иң мөһиме – яхшы кәеф – һәркемнең ялларын онытылмаслык үткәрүгә менә дигән мөмкинлек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*