tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры “Балачак бәйрәменә” чакыра
Тинчурин театры “Балачак бәйрәменә” чакыра

Тинчурин театры “Балачак бәйрәменә” чакыра

Малайлар һәм кызлар! Хөрмәтле әти-әниләр! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Тинчурин театры сезне Казанның Тинчурин паркында узачак “Балачак бәйрәме”нә чакыра. Бәйрәм кунакларын кызыклы уеннар, җыр-бию, әкият геройлары белән күңелле очрашулар көтә! Сабыйлар җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачак.+

Бүләкләр дә була! Чарага балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле балалар да чакырулы.
Бәйрәм 11.00дә башлана. Барыгызны да көтеп калабыз! Күңелле булачак!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*