tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры оркестрын Ильяс Камал җитәкләячәк
Тинчурин театры оркестрын Ильяс Камал җитәкләячәк

Тинчурин театры оркестрын Ильяс Камал җитәкләячәк

Композитор һәм музыкант Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрына баш дирижер итеп билгеләнәчәк. Бу хакта театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.

“Ильяс Камал әлегәчә безнең оркестрның виолончелист штатында иде, аны баш дирижер итеп куябыз. Бездә андый штат бар”, – диде Фәнис Мөсәгыйтов. Тинчурин театры директоры оркестр белән концерт программасы әзерләү нияте барлыгын да әйтте.

Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.

Соңгы елларда Тинчурин театрында оркестр оешты. 25 ел ябык торган оркестр чокыры үткән театр сезонында яшь иҗатчыларның KazanOperaLab проекты кысаларында ачылды. Проектның татарча спектакленең – «Минем Такташ» операсының музыкасын яшь композитор Ильяс Камал язган иде. Оркестр белән ул үзе үк дирижерлык итте.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*