tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә икенче тапкыр “Күчем хан оныклары” форумы оештырыла
Төмән өлкәсендә икенче тапкыр “Күчем хан оныклары” форумы оештырыла

Төмән өлкәсендә икенче тапкыр “Күчем хан оныклары” форумы оештырыла

Төмән өлкәсе буенча “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы агымдагы елның 23 июнендә “Күчем хан оныклары” себер татарлары яшьләр форумын үткәрә. Чара быел икенче тапкыр оештырыла. Ул Төмән өлкәсе Вагай районы Күәк авылында узачак.

Форум кысаларында Хатым-Аш – халык сый-нигъмәтләре тәкъдим ителәчәк. “Татар авыллары: тарих һәм бүгенге көн” түгәрәк өстәле узачак. Конкурслар һәм спорт ярышлары оештырылачак. Шулай ук Күчем хан исемендәге урамда алмагачлар утырту ниятләнә. Форумны яшьләр иҗади кичәсе һәм “Татар-пати” дискотекасы белән төгәлләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*