tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары “Дуслык күпере” фестивалендә
Төмән татарлары “Дуслык күпере” фестивалендә

Төмән татарлары “Дуслык күпере” фестивалендә

12 июнь көнне өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчелегендә Төмән шәһәренең Төсле бульварында “Дуслык күпере” 24нче милләтләр фестивале үтте. Көндезге сәгать 12дә Төсле бульвар 23 милли йортны сыйдырган зур фольклор-этнографик мәйданчыгына әйләнгән иде. Бульварны гөрләтеп төрле музыка коралларында уйнаган милли көйләр, халык җырлары яңгырады, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр биеп, тамашачыларның күңелләрен ачтылар. Бәйрәм чарасының тантаналы өлешен Төмән сәнгать институты ректоры, милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе Игорь Шишкин ачып, халыкны бәйрәм белән котлады.

Котлау сүзләре белән өлкә башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор, хәрби ветераннар госпиталенең баш табибы Альберт Юсупов, Төмән районы һәм шәһәр халкын социаль яктан яклау буенча баш белгеч Наталья Насыйбуллина, Төмән кадетлар училищесының байрак йөртүчесе Алексей Гашилык чыгыш ясадылар. Аннары хөрмәтле кунаклар һәр милли йортта булып, мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, аш-суы белән якыннан таныштылар. “Татар йорты”нда аларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар Конгрессы вәкилләре югары дәрәҗәдә каршыладылар. Бәйрәмне оештыручылар зурлар һәм балалар өчен 40ка якын мастер-класслар оештырганнар.

Биредә һәркемгә “Цыганочка” яки “Лезгинка”ны биергә, думбра, сыбызгы, шөлдерле барабанда уйнарга, тал чыбыгыннан декоратив койма үрергә, саклаучы курчак тегәргә өйрәнергә мөмкинлек булды. Шулай ук 22 декоратив-кулланма сәнгате әсәрләре күргәзмәсе, милли киемдә фотога төшәр өчен 20 фото зонасы әзерләнгән иде. Көнозын зур сәхнәдә өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән иҗади төркемнәр чыгыш ясадылар. Быел беренче мәртәбә “Себернең милли байлыгы” дип аталган интеллектуаль викторина уздырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*