tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең Татар үзәгендә гадәти эшне сагыналар
Төмәннең Татар үзәгендә гадәти эшне сагыналар

Төмәннең Татар үзәгендә гадәти эшне сагыналар

Билгеле булганча, март аеннан бирле мәдәният оешмалары эшне онлайн алып барырга мәҗбүр. Әлеге яман чир аларны халыктан аерды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге белгечләре дә социаль төркемнәрдә, төрле интернет программалары ярдәмендә шөгыльләнүләрне туктатмаска тырыштылар. Репетицияләр мөмкин булган кадәр үткәрелә. Өлкә күләмендәге төрле флешмоб, челленджларда актив катнаштылар. Әле күп кенә бәйгеләрдә үзләрен сынарга да өлгергәннәр. Мәсәлән, “Аккош” татар-башкорт биюе, “Әпипә” балалар уен кораллары ансамбльләре халыкара һәм “Салават күпере” өлкә бәйгеләрендә призлы урыннар яулаганнар.

Фольклор-уен кораллары студиясенә йөрүчеләр: “Әмәл” этно-фольклор ансамбле әгъзалары, Әбүзәр Миңнебаев, Наилә Габдуллина, Нәфисә Тузмөхәммәтова Чувашстан Республикасында оештырылган “Урмай зәлидә” төрки халыкларының традицион мәдәнияте халыкара фестивалендә I урыннар гына алганнар. Ә Наилә Габдуллинага, хәтта, Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган бәйгедә Гран-при бирелгән.

Үзәктә пандемия чорында тагын зур яңалык булды – аның яңа директоры билгеләнде. Июнь аеннан монда Мансур Маннур улы Кәбиров җитәкчелек итә.

Мансур Маннур улы ике югары белемгә ия: Төмән дәүләт сәнгать мәдәният институтын тәмамлаган музыка укытучысы һәм Төмән нефтегаз университетын тәмамлаган инженер ул. Аның тормыш юлы музыка юнәлешендә дәвам иткән. Төмән концерт театр берләшмәсе артисты, Төмән районының Муллаш сәнгать мәктәбендә хор укытучысы булып эшләгән. Хәтта, армиядәге хезмәте дә Идел буе-Урал хәрби округы җыр һәм бию ансамблендә үткән. Мансур Кәбировның Бөтенроссия, Урал федераль округы буенча узган бәйгеләрдә яуланган I дәрәҗәдәге лауреат дипломнары да аз түгел.

Мансур Маннур улы гаиләле, 3 баласы бар. “Җаваплы, аралашучан, алга омтылучан, яңаны тиз кабул итә”, – дип бәяләнә ул характеры ягыннан.

Яңа директор белән танышу, үзәкнең эшләре, планнары турында сорашу максатыннан Мансур Маннур улы белән очрашырга килештек. Һәрвакыттагыча, елмаеп каршы алган мөлаем кызларны очраттык. Аларның кәефләрен сорашкан арада Мансур Кәбиров та безне бүлмәсенә чакырды. Аның белән үзәкнең бүгенге яшәеше, планнары турында сүз алып бардык.

Үзәкнең тарихи әһәмиятле бинада урнашканын һәркем беләдер инде. XIX гасырның икенче яртысында 1 гильдия бае, шәһәр башлыгы Филимон Колмогоров төзеткән аны. Бу бина үткән гасыр башыннан клуб ролен үтәгән. Һәм менә 2000 нче елда ул шәһәр татар мәдәният үзәген үз канаты астына алган. Әлбәттә, ул елларда монда кышын өске киемне салып утыру мөмкин түгел иде. Ләкин 2007 – 2011 еллардагы реконструкция аның йөзен уңай якка үзгәртте. Бинаның эче дә, тышы да тарихи һәйкәл дип горурланып әйтерлек кыяфәткә керде. Иң әһәмиятлесе – байларча затлылык белән бергә миллилек тә ярылып ята анда.

Бүгенге көндә үзәктә 18 берләшмә, түгәрәкләр, студияләр, спорт секцияләре эшли, аларда 275 кеше үзләрен кызыксындырган шөгыльләрне үзләштерә. Аеруча халыкка танышлары: “Аккош” татар-башкорт биюе хореографик студиясе (җитәкчесе Екатерина Харламова), “Сүнмәс хисләр” татар вокал ансамбле (җитәкчесе Әхтәм Назыйров) , “Умай” фольклор, “Әмәл” этно-фольклор ансамбльләре (Әбүзәр Миңнебаев), “Вак бәлеш”, “Барбарис”, “Чимги” балалар фольклор (Ислам Сафин), “Әпипә” балалар уен кораллары (Екатерина Володина) ансамбльләре, “Хәзинә” декоратив-кулланма сәнгать студиясе (Анастасия Хәмзина), “Хәрәкәт” яшьләр театр студиясе (Ринат Гарифуллин), халык театры (Владимир Шмаков), “Туган телем” татар телен өйрәнү түгәрәге (Гөлфара Гарипова).

Үзәктә даими рәвештә дини һәм милли бәйрәмнәр оештырыла һәм үткәрелә: Рамазан, Корбан, Сабантуй, Сөмбелә, Карга боткасы һәм башкалар. Инде традициягә әверелгән конкурслар белән укучыларыбыз яхшы таныш. Тагын да еш кына тематик, иҗади кичәләр, күңел ачу чаралары, концертлар, очрашулар, никах, туйлар, юбилейлар шәп итеп уздырыла монда.

2014 елдан бирле үзәк урнашкан округ буенча шәһәр Думасы депутаты Юрий Баранчук тәкъдиме һәм директор Лилия Кәримова ризалыгы белән округның “Заречное общение” ветеран оешмасы арасында элемтә булдырылган. Аларның җыр-моң яратучылардан тупланган “Заречная околица” вокал төркемнәрендәге музыкаль җитәкчегә кытлыкны, озак та уйламыйча, танылган музыка белгече Әхтәм Назыйров тулыландыра. Шөгыльләнер өчен урынны да үзәк бирә. Округның ветераннары кунакчыл бинада рәхәтләнеп концертлар үткәрә, бәйрәмнәргә җыелыша башлыйлар. 15 еллыклары да монда гөрли. Тырыш кыз һәм егетләр сценариен төзеп, матур бәйрәм ясыйлар. Өстәлләрне корырга депутат өлеш кертә, үзе килә алмагач, видеокотлау да җибәрә әле. Төмән шәһәре Думасы депутаты Юрий Александрович башка вакытта да нык ярдәм итә аларга: үзе килеп юбилеен билгеләп үтүчеләрне, бәйрәмнәрдә һәркайсын тәбрикли, бүләкләр бирә; актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшыра; концертлар белән бару өчен автобус бирә, балаларга экскурсияләр оештыруда катнаша; көнкүрештәге проблемалар белән дә аңа баралар өлкәннәр. Һәрвакыт ачык сөйләшә, мөмкин булган кадәр булышырга тырыша. Ул вакытта күпме балалар мәйданчыгы, ишегалды күркәм төс ала!

“Старая Зарека” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәсимә Давляшина да сүзгә кушылып, Юрий Баранчукның райондагы күп проблемаларны чишүдә булышуын хәбәр итә: чегәннәр яулап алган тузган торакларны да бергә азат итәләр, су баскан урамнарны да рәткә китерәләр, ял урыннарын да булдыралар алар.

Юрий Александрович үзәклеләрне дә онытмый. Аның тырышлыгы белән күпъеллык хезмәтләре, югары һөнәри осталыкка ия булулары өчен иң лаекларга Төмән шәһәр Думасының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары бирелә. Бәйрәм чараларында һәрвакыт килеп җылы сүзләрен җиткерә. Ветераннар белән дә, үзәк белән дә элемтәне өзми, тыгыз мөнәсәбәттә эш итә.

Мансур Маннур улы алдагы көнгә, гомумән, яңа җитәкче буларак күз алдында тоткан планнары турында сөйләде.

– Шәһәр мәдәният үзәгендәге барлык студияләр, түгәрәк-ансамбльләр саклана, алар гадәттәгечә эшләячәк. Минем бер матур хыялым бар иде: татар җырларын, көйләрен башкарган вокал-уен кораллары ансамбле булдыру. Әлегә ул тормышка аша алмый. Дөньядагы коронавирус чире сәбәпле, өлкәдәге карантин өчен без тулы көчкә эшли алмыйбыз. Финанс якны да истә тотып, үзбикләнүдән чыгуны күзаллап планнарны корабыз. Өлкәннәр, яшьләргә дә игътибар күбрәк бирелер дип ышанабыз.

Күптән түгел матур итеп онлайн рәвештә Сабантуй үткәрдек. Халкыбызны тәбрикләп Татарстанның Баулы районыннан видеокотлау да җибәрделәр. Алдан ук ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемебездә, онлайн Сабантуй вакытында да викторина үтте, бүләкләр бирелде. Әле бәрән дә бирдек. Үзебезнең спонсорлар бар иде.

Онлайн форматта барган дәресләрдән соң башка төбәкләрдә дә караучыларыбыз барлыгын төшендек. Аларны да югалтмабыз, алга таба да видеолар куеп барырбыз дип уйлыйбыз.

Татар мәдәният үзәгенең ишекләре һәрвакыт ачык, теләүчеләрне кабул итәргә без әзер, – диде Мансур Кәбиров.

Татар рухы хөкем сөргән, татар мәдәниятен саклау, үстерү, халыкка таныту юлында зур эшләр башкарган Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең яңа директорына алга таба да иҗади уңышлар, яңа биеклекләр яулауларын, тизрәк гадәти, күнегелгән тормышка кайтуны теләп саубуллаштык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*