tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән иҗатын яктырткан китап чыкты
Төркиядә Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән иҗатын яктырткан китап чыкты

Төркиядә Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән иҗатын яктырткан китап чыкты

Бу Төркиядә танылган язучыбызга багышланган беренче китап. Әлеге китап “Әмирхан Еникинең хикәячелеге” дип атала һәм аның авторы доктор Альп Әрән Демиркая.

Альп Әрән Демиркая быел Төркиянең Бартын шәһәре университетының Төрек теле әм әдәбияте бүлеге каршысында “Әмирхан Еникинең хикәячелеге” исемле докторлык эшен яклый. Фәнни эшенең җитәкчесе Зәй районы Югары Пәнәче авылы татар кызы, филолог, Бартын университеты Заманча төрки телләре һәм әдәбиятләре бүлеге җитәкчесе, доктор Алсу Камалиева була. Альп Әрән Демиркая әлеге хезмәтен китап итеп чыгара. Фәнни эшендә әдипнең утыз җиде хикәясе каралган һәм төрекчәгә тәрҗемә ителгән. Хикәяләрнең тәрҗемәләре исә киләчәктә аерым китап булып чыгачак.

А.Ә. Демиркая фәнни эшен түбәндәгечә таныта:”Әмирхан Еники заманча татар хикәячелегендә әһәмиятле урын алып тора. Фәнни эштә каралган утыз җиде хикәясенең автобиографик булуы күрелә. Хикәяләрендә балачак, яшьлек, җитлеккәнлек чорларындагы якыннары, булган җирләре сүрәтләнә. Икенче дөнья сугышы чорында язылган “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мәк чәчәге” (1944), “Кунакчыл дошман” (1945), “Икенче көнне” (1946) хикәяләре белән татар әдәбият дөньясында таныла башлый. Үзе дә бу сугышта солдат була, шуңа хикәяләрендә яшәүнең кирәклеген һәм кыйммәтен алгы планга чыгара. Сугыштан соңгы хикәяләрендә сәяси, иҗтимагый темалардан шәхес темаларына күчә башлый.

“Ялгызлык” (1957), “Шаяру” (1959), “Бер сүз” (1970) хикәяләрендә шәхеснең эчке дөньясын аңларга тырыша, психоанализ бирә. Ялгызлык, мәхәббәт, айрылык, хыянәт кебек мәсьәләләрне хикәяләренең герое булган хаты-кыз аша күтәрә. Патша Россиясе чорыннан башлап Советлар Берлеге чорында булган сәяси вакыйгалар вакытында татарларның күргәннәре язучының хикәяләрендә киноплёнка кебек уза. Көчләп чукындыру, патшаның төшүе, 1917 октябрь революциясе, колхоз һәм совхозлаштыру “Коръән-хафиз” (1964), “Мәчет елый” (1967) хикәяләрендә күтәрелә. Бу фәнни эштә Ә. Еникинең хикәяләре төзелеш, эчтәлек, вакыт, урын, сөйләүче һәм аның дөньяга карашы, кешеләр, тел, хикәяләү кебек ысуллар аша карала. Язучының заманча татар хикәячелегендәге урынын билгеләргә тырышыла”.

Әйтергә кирәк, Альп Әрән Демиркаяның хезмәтенә кадәр Әмирхан Еникигә багышланган хезмәт 2013 нче елны Истанбул шәһәрендәге Мармара университеты Төркият тикшеренүләре институты Төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлегендә якланган Гизәм Юнтның магистрлык эше була. Ул “Татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләре” дип атала. Г. Юнт эшендә язучының “Ана һәм кыз” (1942), “Туган туфрак” (1959), “Төңге тамчылар” (1964), “Курай” (1970) исемле хикәяләрен карый. Бу хикәяләр кириллицадан латиницага күчерелгән, төрекчәгә тәрҗемә ителгән, хикәяләрдәге барлык сүзләр кергән татарча-төрекчә сүзлек бирелгән.

Айгөл Зара Кәбирова,
Төркия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*