tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Цюрихта беренче тапкыр татарлар һәм башкортлар очрашуы узды
Цюрихта беренче тапкыр татарлар һәм башкортлар очрашуы узды

Цюрихта беренче тапкыр татарлар һәм башкортлар очрашуы узды

Цюрихта ике тугандаш халык – Швейцариянең немецлар яши торган өлешендә һәм Германиядә гомер итүче татарлар һәм башкортлар очрашуы узды. Бу хакта“Башинформ”агентлыгы хәбәр итә.

Женевадан читтәге беренче очрашуны Швейцариянең “Юлдаш” Татар-башкорт ассоциациясе оештырды. “Очрашуга 30дан артык кеше җыелды, – диде БМО агентлыгы хезмәткәре Айсылу Янтурина-Дарлес. – Алар бер-берсе белән танышты, аралашты, үзара тәҗрибә уртаклашты һәм уртак проектлар хакында фикер алышты. Табын чәкчәк, өчпочмак кебек милли ризыклардан сыгылып торды”.

Аның сүзләренчә, кунакларның фортепиано һәм кубызда уйнавы очрашуга тагын да ямь өстәгән. Бәйрәм “Туган тел”не бергәләп башкару белән төгәлләнгән.

“Элемтә урнаштырылды – хәзер киңәеп, үзара хезмәттәшлек итәчәкбез. Цюрихта һәм Женевада уртак кулинар мастер-класслар, телне өйрәнү курслары оештырырга ниятлибез”, – диде Айсылу.

Швейцариянең “Юлдаш” Татар-башкорт ассоциациясе ватандашларыбыз катнашында даими чаралар үткәрә. Ел саен уздырыла торган Сабан туе – шуларның иң күркәме.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*