tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Искернең тарихи язмышы турында сөйләшәләр
Тубылда Искернең тарихи язмышы турында сөйләшәләр

Тубылда Искернең тарихи язмышы турында сөйләшәләр

Бүген Тубылда «Искернең тарихи язмышы» XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Ул Себер татарларының «Искер-җыен» XII Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында уза. Бу чарада Татарстаннан язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, галимә Илсөяр Закирова, музыка белгече Илгиз Кадыйров,  тарихчы, этнограф, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков һәм сәнгать әһелләре дә катнаша.

Конференциядә катнашучылар түбәндәге темалар буенча фикер алыша:

  • Себер татарлары һәм аларның бүгенге көндәге роле;
  • Себер татарларының изге урыннарын өйрәнү. Себер татарларының ачыкланган мәдәни мирас объектлары территориясе чикләрен билгеләү юллары һәм перспективалары;
  • Искер тирәсендә инфраструктура булдыру юллары һәм перспективалары;
    хәзерге шартларда себер татарларының туган телен саклау проблемасы;
  • Милли мәдәният өлкәсендә төбәк сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары;
  • Көнбатыш Себернең төп халыклары статусын алу проблемалары һәм “Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлеге”нә кертү;
  • Себер татарларының яшәү тирәлеген һәм традицион яшәү рәвешен саклау; Себер татарларының телен, тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру;
  • Мәктәптә себер татарларының телен һәм әдәбиятын укыту методикасы;
  • Көнбатыш Себернең урта гасыр тарихын өйрәнү проблемалары;
  • Себер татарларының тарихи һәйкәлләрен саклау һәм мәңгеләштерү юллары; Искер шәһәрчеген Көнбатыш Себерне үстерү максатчан программаларына кертү;
  • Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын Тубыл шәһәре һәм Көнбатыш Себернең туристик потенциалында куллану перспективалары;
  • Милли мәдәният һәм глобальләшү процесслары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*