tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда татар телендә сәнгатьчә уку бәйгесе үтәчәк
Тубылда татар телендә сәнгатьчә уку бәйгесе үтәчәк

Тубылда татар телендә сәнгатьчә уку бәйгесе үтәчәк

Тубылның себер-татар мәдәнияте үзәге “И туган тел, и матур тел” исемле сәнгатьчә уку бәйгесен игълан иткән.

Мондый бәйгеләр Тубылда беренче мәртәбә генә үткәрелми. Конкурска шәһәрдә үәм Тубыл районында яшәүче 7–25 яшьтәге укучы балалар, студентлар катнаша алалар.  Катнашучыларга тулы иҗади ирек бирелгән: күңелең теләгән әсәреннән өзек сайлап ал, аны сәхнәләштер, декорацияләр кор, махсус кием киеп чык, музыка куллан.  Бердәнбер шарт бар – барысы да фәкать татар телендә булырга тиеш.

Оештыручылар 15 февральгә кадәр катнашырга теләк белдергәннәрне туплыйлар. Бәйге үзе 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*