tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде

Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде.

26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде.

“Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткәннәр иде.

“Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры (җитәкчесе Флюра Шәрипова) I дәрәҗә премиягә ия булды.

II дәрәҗә премиягә ике театр лаек дип табылды. Берсе- Баулы мәдәният йорты каршындагы халык театры (җитәкчесе – Миргалиян Фәхриев) Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” әсәре буенча куелган спектакль өчен. Икенчесе – Дүртөйле (Башкортстан) мәдәният йорты каршындагы халык театры Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” әсәре буенча куелган спектакль өчен (җитәкче – Азамат Гыйльманов).

III дәрәҗә премиягә өч театр лаеклы дип табылды: Теләче мәдәният йортының халык театры – Хәй Вахит “Беренче мәхәббәт” (җитәкче – Фирдәвес Нәгыймова), Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты халык театры – Туфан Миңнуллин “Без бит авыл малае” (җитәкче – Гөлнур Нигъмәтуллина), Мамадыш район мәдәният йорты халык театры – Туфан Миңнуллин “Читлек” (җитәкче – Марат Баязитов).

Фестивальнең дипломантлары:

  • Кызыл Кама (Башкортстан) район мәдәният йорты халык театры – Анна Богачева “Тормыш арба” (Редик Ганиев);
  • Актаныш районы Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты халык театры – Рүзилә Җамалиева “Изге имән шахит” (Алиса Халиуллина);
  • Тукай районы Яңа бүләк авылы мәдәния йорты халык театры – Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» (Дилбәр Гыймазетдинова);
  • Сембер өлкәсе Иске Кулатка район мәдәният йорты халык театры – Юныс Әминев “Өти балак Гөлүзә” (Руфия Яффарова);
  • Яңа Чишмә районы Чаллыбаш авылы мәдәният йорты халык театры – Туфан Миңнуллин “Саташу” (Гөлнара Сәлахова,  Илсөяр Давлетшина);
  • Самара өлкәсе Камышлы район мәдәният йорты халык театры – Туфан Миңнуллин “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Гүзәл Исламова);
  • Буа мәдәният йорты халык театры – Сергей Белов “Чиләгенә күрә капкачы” (Илнар Талипов);
  • Лениногорск шәһәре мәдәният йорты халык театры – Данил Салихов “Кызлар капкыны” (Мәдинә Сафиуллина);
  • Балтач район мәдәният йорты халык театры – Данил Салихов “Өзелгән йөзем” (Илдар Насыбуллин);
  • Казанның Сает-Галиев исемендәге мәдәният йорты халык театры – Наил Гаетбай “Аты барның дәрте бар” (Рафис Фазылҗанов)
  • Мөслим район мәдәният йорты халык театры – Туфан Миңнуллин “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Зөлфия Фахретдинова);

Аерым кешеләр диплом белән бүләкләнәчәк:

  • иң яхшы хатын-кыз роле – Флюра Шәрипова (Бөгелмә), Алена Шамсиева (Теләче районы);
  • иң яхшы ир-ат роле – Айдар Корычбаев (Әлмәт районы), Рафаэль Закирҗанов (Мәскәү);
  • икенче план иң яхшы хатын-кыз роле – Гөлнар Нигъмәтуллина (Әлмәт районы);
  • оригиналь режиссер эше – Марат Бязитов (Мамадыш);
  • иң яхшы музыка бизәлеше – Мөслим район мәдәният йорты халык театры;
  • иң яхшы сәхнә бизәлеше – Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты халык театры;
  • “Тамашачылар мәхәббәте призы” – Актаныш районы Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты халык театры;
  • “Фидакарьлек өчен” – Энҗе Мусина (Лениногорск районы);
  • Фирдаус Вафиной (Новошешминский район);
  • “Дебют” – Илфират Зәйниев (Мөслим районы);
  • “Режиссер дебюты” – Редик Ганиев (Кызыл Кама, Башкортстан);
  • “Театр сәнгатенең яшь талантлары” – Раяз Сәлахетдинов (Арча), Рәмис Ахунов (Тукай районы), Әмир Хәйруллин (Әлмәт районы).

Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Камал театрында кич белән булачак. Гран-при алган Арча халык театры шунда ук Туфан Миңнуллинның үлемсез “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча спектаклен дә күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*