tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеена – Тукай китаплары
Тукай музеена – Тукай китаплары

Тукай музеена – Тукай китаплары

Тиздән Габдулла Тукай әдәби музеенда яңа экспозиция төзү эше башланачак. Шулай ук «Тукай үзәге» оештыру да күз алдында тотыла. Тамашачылар биредә татар шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган  китаплар, аудио һәм видеоязмалар белән таныша алачак. Тукай үзәге оештырылу уңаеннан музей «Музейга китап бүләк ит» дип аталган акция игълан итте. Теләгән һәркем үзенең гаилә китапханәсендә сакланган Г. Тукайның төрле елларда һәм телләрдә дөнья күргән басмаларын яки аның турындагы китапларны музейга бүләк итә ала.

Сезне дә «Музейга китап бүләк ит!» акциясендә катнашырга чакырабыз!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-20-85

Татарстан язучылар берлеге хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*