tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай премиясе турында: «Башта Тукайның үзенә бирергә кирәк»
Тукай премиясе турында: «Башта Тукайның үзенә бирергә кирәк»

Тукай премиясе турында: «Башта Тукайның үзенә бирергә кирәк»

Бик тыныч. Гадәттә, премиягә кандидатлар исемлеге чыккач, барыбыз да белгечкә әверелеп, иҗат тикшерә, үзебезгә генә мәгълүм шкала ярдәмендә әсәргә бәя бирә, шау-шу тудыра идек. Быел ул-бу юк. Чөнки заманасы башка. Хәер, бер генә тетрәнеш булып алды. Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә Фәүзия Бәйрәмованы күрмәгәч, биш миллион сум акча җыеп, аңа Халык премиясен тапшырырга кирәк, дигән тәкъдим яңгырады.

Бу мәсьәләне Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов күтәрде. Әйтүенчә, «Халык премиясе булдырып, Фәүзия апаны беренчеләрдән бүләклик. 500 мең сум түгел, 5 миллион итеп. Ил төкерсә, күл була», – дип язуы оппозициядә булуын күрсәтү түгел:

– Минем быелгы кандидатларга бернинди дәгъвам юк. Ләкин халыкның аксакалларга мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, Фәүзия апага бу бүләк бирелмәячәк. Ә бит ул – дөнья күләмендә билгеле шәхес, татарның байлыгы. Дөрес, аны төрлечә кабул итүчеләр бар, мәкерлеләр бар, ялагайлану бар. Шул ук вакытта Фәүзия апаны милләтпәрвәр дип санаучылар да күп. Мин – шуларның берсе. Чыннан да, тәкъдимне күтәреп алучылар бар.

Бу хакта язучы аксакалыбыз Рабит ага Батулла белән дә сөйләштек:

– Билгеле, Фәүзия бу бүләккә күптән лаек. Бу турыда мин күптән, бөтен җыелышларда сөйләп киләм. Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим – алар әдәбиятта таулар ишкән кешеләр. Дөрес, аларны яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин, холыклары катлаулы. Ләкин бит сүз иҗат турында бара! Иҗатлары белән бу бүләккә күптән лаек алар! Заманында Тукай бүләген лаек булмаганнарга да биргәләделәр. Анда үзләренчә хәл итәләр, халык белән киңәшеп тормыйлар. Шул ук вакытта, «халык» – бик абстракт төшенчә. Ул «милләт» дигәнне аңлатмый. Милләттән фикер җыюны исә мин бик катлаулы дип саныйм. Чөнки анда төрле фикердәге кешеләр. Шуңа күрә «Халык премиясе» дигәне дә формальлеккә әйләнеп калмагае. Тукай премиясенең уставын белеп бетермим. Мин белгән кадәресеннән, аны бүгенге заман әсәре өчен бирәләр, дип уйлыйм. Элекке заман әсәрләре буенча булса, башта Тукайның үзенә бирергә кирәк. Килешәм, бүләкнең уставына үзгәрешләр кертер вакыт җитте. Кемнәргә, нәрсә өчен бирелә ул – аныкларга вакыт. Кайвакытта аны картлык өчен дә биреп куялар. Үләр вакыты җиткән, биреп калыйк принципы дөрес түгел, әсәр өчен бирелергә тиеш. Гариплек өчен дә түгел. Гәрчә мин Фәнис Яруллинны да, Рәнифне дә лаеклы дип саныйм. Рәниф Шәриповны әле тәкъдим дә итмәделәр.

Комиссияне камилләштерү дигәне белән Татарстанның халык рәссамы Зөфәр Гыймаев та килешә:

– Беренчедән, комиссия әгъзаларының үз юнәлеше буенча профессионал булуын теләр идем. Мин бары тик рәсем сәнгате юнәлешендә әйтә алам. Яхшы рәссам булганы өчен түгел, әсәр өчен бирелергә тиеш әлеге бүләк. Рәссамнар ягыннан кандидатлар арасында ниндидер бер тәртип бар әле ул. Мин әйтә идем, сөйләшегез үзара һәм бер кандидатны гына чыгарыгыз, ике рәссам үтә алмый, дип. Язучылар арасында андый тәртип юк икән. Җидедән артык язучының дәгъва итүе – берлекнең дәрәҗәсенә суга торган күренеш. Чыннан да, премиянең абруен төшерә торган хәлләр булгалый. Мәсәлән, яхшы әсәргә түгел, бөтенләй икенче кешеләргә биреп куялар. Чөнки уртакулның сөйләшер кешесе булырга мөмкин. Тукай исеме тирәсендә мондый әшнәлек булырга тиеш түгел дип уйлыйм.

Хәтерегездә булса, язучы Марат Кәбиров әлеге премия җәһәтеннән бик үзенчәлекле тәкъдим белән чыккан иде. Өлкәннәргә биреп бетерик тә, яшьләрне «күрә» башлыйк, дигән иде ул. Юраганы юш килде. Исемлектәгеләр арасында туксан проценты – өлкән яшьтәгеләр. Хәер, «Сөембикә» операсын чыгаручылар арасында солист Гөлнора Гатина булуы гына исемлеккә, аз булса да, яшьлек алып килә. Ләкин яшьлекне ул кадәр колагыннан тартып үстерергә кирәкме икән? Гөлнора 2016, 2019 елларда – «Тантана», 2019 елда Марсель Сәлимҗанов премиясенә лаек булды. Бер ел үтәр-үтмәс Тукай премиясе белән зурлау объектив булырмы? Һич тә күпсенү түгел бу, уйлану. Әгәр дә «Сөембикә»не бүләклибез икән инде, исемлеккә шушы спектакльдә уйнаган Филүс Каһировны да кертү мәслихәт. Чөнки нәрсә турында җырлаганын аңлап була торган бердәнбер солист ул әлеге операда.

Шулай итеп, әдәбият өлкәсендәге иң зур бүләк кемнәргә бирелергә тиеш? Әлеге дә баягы бернинди премиясе һәм мактаулы исемнәре булмаган Марат Кәбиров җавабы уникаль:

– Премияләр үзләренең кем икәннәрен белмәгән кешеләргә кем икәнлекләрен белдерер өчен кирәк. Үз-үзләренә һәм башкаларга. Ә үзләренең кем икәнен аңлаган кешеләргә ул премия кирәкми.

Марат Кәбировның, Тукай яшьләргә кирәк, аларга ул кыйммәт һәм бик кадерле булачак, дигән фикере белән дә килешми мөмкин түгел бит. 30 яшендә шушы премияне алган Равил Фәйзуллинны гына искә төшерик. «Тукай» фонды президенты Риман Гыйлемханов инде күптән, апрель – талаш ае, дип йөри. Журналист, премия дип талашканчы, Тукайча яшәү турында уйланырга кирәк, дигән фикердә:

– Миннән берәү, үзеңне Тукай бүләгенә тәкъдим итмисеңме, дип сорады. Иң беренче килгән уй: мин моңа лаекмы соң? Иң борчыганы – иң талантлы әдипләребез, сәнгать әһелләре иҗатына бәя бирә торган шушы олы бүләкнең чиратка салып тапшырыла баруы, бәясе төшү. Бу инде бездә системага әйләнде. Мине, апрель җиткәндә, каләм әһелләренең үзара тартыша, талаша башлавы борчый. Асылда бит алар иң лаеклыларны үзләре тәкъдим итәргә тиеш. Ә бездә нигәдер хөсетлек дигән яман чир өстенлек ала башлый. Бер-беребезне пычратып ташларга омтылабыз. Бу исә милләтнең дә абруен төшерә. Иң элек безгә әнә шулар хакында уйларга кирәк. Татарның талашканын башка халыклар да күреп, күзәтеп тора бит. Тукай – халык өчен яшәгән шәхес. Безгә аның бүләген алу турында кайгыртканчы, Тукайча яшәү турында уйласак, әйбәтрәк булыр.

Риман Гыйлемханов, меценатлар ярдәме белән, фондның үз бүләген булдыру турында да уйлана. «Сүз зур сумма турында бармый, «хикмәт кәҗәсендә түгел, мәзәгендә». Дәгъвалаучы халык таныган кеше булырга тиеш. Юкса бездә «лаек» булучылар турында, кем ул, нинди кеше, дип сорыйлар», – ди ул.

Күренгәнчә, уйлы кешеләр Тукайны күтәрә торган башка премия булдыру турында уйлана. Җәмгыятькә диагнозмы бу, системагамы? Үзегезгә үзегез җавап биреп карагыз әле. Ә быелгы унике кандидатның уникесе дә алсын бу бүләкне. Заманы шундый. Ана капиталы күләмендәге премия, чыннан да, бүген өлкәннәргә кирәк. Чөнки ул премия сыйфатын югалтып, күптән грантка әйләнеп калды. Аннары инде Тукай дәрәҗәсен күтәрү, лаеклы кандидатлар сайлау турында уйлар вакытлар да җитәр. Хәзергә исән-имин булыйк.

Гөлинә Гыймадова

  • Габдулла Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә гамәлгә кертелә. Һәр елны Татарстан Президенты карары белән җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә саллы өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. 1961 – 1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә яңадан булдырыла. 1975 елда премия шулай ук бирелми кала.
  • Премиянең беренче лауреатлары: Фәрит Яруллин («Шүрәле» балеты өчен), Нәҗип Җиһанов («Җәлил» операсы өчен), Әхмәт Фәйзи («Тукай» романы өчен).
  • Иң яшь лауреат – Равил Фәйзуллин (1973 елда, «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен ала).
  • Нурихан Фәттах – Тукай премиясенә лаек булып та, акчасын алмаган кандидат (1994 елда «Сызгыра торган уклар» романы өчен бирелә).
  • Сара Садыйкова – үлгәннән соң (1990 елда) Тукай премиясе бирелгән беренче шәхес.

Яшьләр фикере Рәдиф Кашапов, музыкант, журналист:

– Узган ел «Әлиф» иҗат төркеме кандидатлар исемлегенә кергән һәм без аның бүләкләнүен көткән идек. Быел яшьләр юк дәрәҗәсендә. Тукайга дәгъва кылырлык яшьләр юк дип уйлау – хата. Ләкин бит премиягә кандидатларны иҗади берлекләр тәкъдим итә, димәк, бу оешмалар яшьләрне күрми. Яшьләр форумының үз кандидатларын тәкъдим итү-итмәвенә килгәндә, алар үз арасыннан лаеклыны сайладылар да ди. Ул кандидатура үтәрме соң? Тукай премиясе күптән «лаеклы хезмәт өчен» олы яшьтәге кешеләргә бирелә торган грантка әйләнде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*