tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге
Тукай районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге

Тукай районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге

Тукай районында 2014 ел башыннан “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе оешты.

Районда үз эченә психологлар, юристлар, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләрен алган, татар хатын-кызларының мәнфәгатләрен кайгыртучы, гаилә туган телебез, гореф-гадәтләребез, йоларыбыз сагында торучы  иҗтимагый оешма эшен башлап җибәрде. Без оешманың максатларын, бурычларын, юнәлешләрен билгеләдек.

Җәмгыятнең эшен тагын да җәелдерү, күбрәк хатын-кызларны үз сафларыбызга тарту максатыннан төрле коллективларда очрашулар оештырдык.  Иң элек авыл җирлеге башлыклары белән очрашып, һәр җирлектә бу оешманың бүлекчәләрен булдыру турында килештек. 23 авыл җирлегенең 17 сендә эш башланып китте. Шулай ук китапханәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә оешма турында мәглүмат бирдек. Алар арасында да аңлау таптык дип әйтәсе килә. Авыл мәдәният йортларына барып урындагы хатын-кызлар белән очрашулар үткәрдек.

Районыбыз ЯрЧаллы шәһәре янында урнашкан авыл хуҗалыгы районы. Район үзәгебез булмау күпмедер авырлыклар китереп чыгара. Чөнки очрашулар үткәрү өчен районның бер-читеннән икенчесенә йөрергә туры килә. Ә бу зур гына транспорт чыгымнары сорый. Безнең җирлек күбесенчә татарлар яшәгән район. Күп мәктәпләрдә, балалар бакчаларында укыту-тәрбия эше татар телендә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп алып барыла. Һәр өлкәнең эш планы бу юнәлешне үз эченә алган. Бу яктан без бик бәхетле.

Шушы урында кайбер эшләребезне дә санап үтәсе килә.

Апрель аенда “Татар кызы- таң йолдызы” конкурсы үтте. Районда җиңү яулаган кызыбыз Чулпан Сафина Яр Чаллы шәһәрендә үткән бәйгедә көчен сынады.

Май аенда Сабантуй гүзәле бәйгесен үткәрдек. Кызлар төрле наминацияләрдә җиңүче булдылар.

Круглое Поле поселогында “Дәү әниләр, дәү әтиләр” бәйгесе үтте. Бу бәйгедә гаиләләр үз гаилә ядкәрьләре белән таныштырдылар, буыннар бәйләнешен күрсәтә алдылар.  Бәйге чын бәйрәм төсен алды. Кичә “Кич утыру” формасында оештырылган иде.

Калмаш авылында районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Мөнәҗәтләр- халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлгеннән килә торган халык иҗаты. Бәйгедә 18 кеше катнашты.  Араларында балаларның булуы күңелне сөендерде. Мөнәҗәтләр уку бәйгесенә Зөһрә Сәхәбиева да килгән иде. Мөнәҗәт укучыларны ул тын да алмыйча тыңлады, үзе дә искиткеч матур тавышы белән мөнәҗәт әйтте.

Районыбыз авылларында фольклор коллективлары эшләп килә. Яшь буынга гореф-гадәт, йоларыбызны җиткерүдә аларның әһәмияте бик зур.

Матур гаиләләр үрнәгендә яш гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Шул максаттан, Теләнче Тамак авылында, Новый поселыгында “Пар канат” дигән күркәм чаралар утте.

Халкыбыз иң күренекле бәйрәмнәргә чәк–чәк пешергән, мәртәбәле кичәләргә: туйга, исем кушуга, өй туена, туган көннәргә барганда оста куллар станнарда суккан ашъяулыкка төреп, күчтәнәчкә чәк-чәк алып барган. Шушы хәзинәбезне зурлау максатыннан Күзкәй һәм Боерган авылларында “Чәк-чәк” бәйрәмнәре үтте. Авылның уңган хуҗабикәләре чәк-чәк пешерү буенча мастер класс үткәрделәр.

Мерәс авылында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпнең бердәм эшчәнлеге буенча татар теле укытучылары семинары узды. Монда татар теленнән ачык дәрес карап балаларның татар телен камил белүләренә сөенеп утырдык. Тикмәгә генә “авылны милләтнең бишеге” димиләр бит. Авыл сәхнәсендә балалар халкыбызның гореф-гадәтләре нигезләнгән кичке уенны күрсәттеләр.

“Шәфкат” балалар үзәгендә инвалид балаларның иҗат фестивале, Мәләкәс авылында балалар сабантуе узды.

Дөнья бәйрәмнәрдән генә тормый. Без авыл хатын-кызлары белән төрле борчыган темаларга түгәрәк өстәлләр, психологлар катнашында әңгәмәләр үткәрәбез.

Резеда Гарипова, Тукай районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*