tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда – “Аяусыз уеннар”
Туймазыда – “Аяусыз уеннар”

Туймазыда – “Аяусыз уеннар”

Туймазы татар дәүләт драма театрында Алексей Арбузов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аяусыз уеннар” спектакленең премьерасы узды.

Спектакль “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” проекты кысаларында куелды.”Аяусыз уеннар” драмасын театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәләштерде. Спектакльнең рәссамы — Русиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар остасы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, композиторы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, хореограф — Ярослав Францев.

…Мәскәүнең Тверь бульварында урнашкан иске генә бер йортның өч бүлмәле фатирында Кай атлы егерме яшьлек егет яши. Ул биредә ялгызы дип исәпләнә, тик фатирыннан кеше өзелгәне юк: егетнең дуслары, танышлары, кайчак бик үк таныш булмаганнары да килеп кенә тора.Көннәрдән бер көнне бирегә яшәр урын эзләп Неля исемле бер кыз килеп керә. Йортына сыендырган өчен егеткә рәхмәт йөзеннән кыз барысына да риза…

Бу спектакль безне якыннарыбызга гына түгел, юлыбызда, тормышыбызда очраган барлык кешеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакыра. Кайвакыт ялгыш адымыбыз, уйламый әйткән сүзебез икенчебезне һәлакәткә китерүе ихтимал.Премьера бик уңышлы узды. Спектакльнең беренче минутларында ук андагы вакыйгалар тамашачы игътибарын үзенә тарта, геройларның тирән кичерешләре көчле тәэсир итә. Театрыбызда тәүге рольләрен башкарган яшь актерларның талантлы уенын күрү аеручы куанычлы булды. Гөлназ Саттарова (Неля) һәм Айдар Хөснетдинов (Никита) шактый катлаулы сәхнә әсәрендә күләмле, аерым бер осталык таләп иткән рольләрне уңышлы башкарып чыкты.

Яңа спектакль озак еллар тамашачы күңелен баетуга хезмәт итәр, дип ышанабыз.

Гөлназ МУСИНА, театрның әдәби бүлеге мөдире.
Фото: Туймазы татар дәүләт драма театры сайтыннан

https://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*