tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Татар әдәбиятының җәүһәрләре» әдәби-музыкаль кичә үтте
Түбән Камада «Татар әдәбиятының җәүһәрләре» әдәби-музыкаль кичә үтте

Түбән Камада «Татар әдәбиятының җәүһәрләре» әдәби-музыкаль кичә үтте

Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның 100 еллыгы кысаларында Түбән Кама шәһәрендә яшәп, үзләреннән матур иҗат әсәрләре калдырган язучыларның тормышын барлап, «Татар әдәбиятының җәүһәрләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Очрашуның беренче өлешендә инде бакыйлыкка күчкән язучыларның иҗатын искә төшереп узылса, икенче бүлегендә 75 яшьлек юбилеен каршылаган, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Роза Шәехова иҗаты күзәтелде.

Шигъри табышмаклар, җыр, моң, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә 9нчы мәктәп һәм 1нче гимназия укучылары катнашты. Нәфисә Баязитова юбилярга атап язылган шигырен бүләк итте, җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина котлау сүзләрен юллады һәм очрашуда катнашкан яшьләрне иҗат юлына чакырды.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*