tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уен гына димә…
Уен гына димә…

Уен гына димә…

Сабый бала үзе өчен яңа булган билгесез дөньяны уйный-уйный ача, уйнап өйрәнә. Шуңа күрә дә уен ул бала өчен бик мөһим. Баланың нинди уенчыклар белән уйнавы аның киләчәк язмышын да билгели. Кайбер халыкларда әллә әрмәннәрдә, әллә грузиннарда шунда, бер яшьлек баланың һөнәр сайлау йоласы да бар, ди. Һәркем баланың туган көненә бүләк итеп төрле уенчыклар алып килә. Ә сабый шуларның берсен – күңеленә иң ошаганын сайлый. Әйтик, машина алса, шофер була, курчак алса – укытучы.

Халкыбызның борынгы традицияләрен киләчәк буыннарга да илтеп җиткерергә тырышучы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үзенең бер күчмә утырышын юкка гына шул җитди темага багышламады. «Милли уеннар тәрбия хәзинәсе» дигән исем астында ул Балтач районында узды. Татарстан районнарыннан һәм 5 төбәктән килгән 100гә якын ханым, «Ак калфак» рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә, бала тәрбияләүдә уеннарның әһәмияте турында эшлекле сөйләшүдә һәм практик күнегүләрдә катнашты.

Сәяхәтебез Таузар авылыннан башланды. Кечкенә генә бу авылның мәктәбе, балалар бакчасы белән таныштык. Аның җитәкчесе Римма ханым Низамиева моңа кадәр Түбән Кенә мәктәбендә директор урынбасары иде. Аның мәктәбендә берничә тапкыр булганга, ничек дәртләнеп эшләгәнен яхшы беләм. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән бу мәктәпкә якташлары Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исеме дә бирелде. Инде Таузар мәктәбен җитәкләргә кушкач та, сынатмаган Римма ханым. «Ак калфак»лыларның хәтерләрендә озак сакланырлык «Уятыйк әле күңелләрне…» дигән бәйрәм бүләк итте. Җигүле атның бизәкле каретасында авылның ике сугыш ветераны: Мөдәррис ага Зәкиев һәм Тәскирә апа Галимуллина Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл янына килде. Сугыш кырларында элемтәче булып хезмәт иткән Тәскирә апаның хәтеренә таң калдык. Ул элемтәче булгач, Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне беренчеләрдән булып ишеткән кеше.

– Сугышлар гына булмасын. Ил күкләре гел аяз булсын!» – дип тәмамлады үзенең чыгышын ветеран.

Таузарны бизәп тора торган балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм медицина пунктын бер түбә астына җыйган бу яңа бинаны да, обелискны да авылдашларына танылган фән һәм җәмәгать эшлеклесе Азат ага Зыятдинов бүләк итеп калдырган. Таузарның 56 хуҗалык белән яшәүче 191 кешесенең олысы да кечесе дә аның өчен аңа мең рәхмәтле, «Урыны җәннәттә булсын!» – дип догадан калдырмыйлар. Кеше китә, эше кала.

Бу табигате дә, кешеләре дә матур авылда озаграк торасыбыз килсә дә, безне Карадуган авылы көтә иде. Анда без «Халык уеннары мәңге онытылмас мирас» дигән чарада «Балачак иле» музеен ачуда катнаштык. Балалар бакчасының үз музеен булдыруы – яхшы гамәл. Моның өчен «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдиновага милләтебездән рәхмәт. Зөһрә татарга һәм тарихка хезмәт итәргә әнисе Балтач районының «Ак калфак» җитәкчесе Зөлфирә ханым Камаловадан өйрәнә. Алма агачыннан ерак төшмәгән. Сабыйлар кечкенәдән үткән белән танышып үсәләр. Төрле заман уенчыклары куелган бу яңа музейда экспонатлар шактый кызыклы. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үскән тәгәрмәчле агач арба яныннан кеше өзелеп тормас. Шунда ук балалар үткәнне белүләрен исбатлап, «Тула басу» күренешендәге уеннарны уйнап күрсәттеләр.

Карадуганда да дустым бар минем. Ул – Азат аганың килене Фирая Зыятдинова. Тормыш иптәше белән биш бала үстерүче бу ханым белән «Нечкәбил» республика конкурсында бергә катнашкан идек. Аның җор теленә, кояштай йөзенә ул вакытта ук сокланган идем. Еллар үтсә дә, Фирая һаман шул: эшлекле, мөлаем ханым.

Сәяхәтебез Балтач китапханәсендә дәвам итте. Борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык хәтерен саклауда китапханәчеләрнең, китапның роле турында сөйләштек. Җирле каләм ияләренең чыгышларын тыңладык.

Балтач дигәч тә, күз алдына Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев күз алдына килеп баса. Җан һәрдаим аның акыллы вәгазьләренә сусап яши. Ярый әле, Бөрбашка Җәлил хәзрәт янына да алып бардылар безне. Авылга килгәч тә, иң башта балалар бакчасы белән таныштык. Аннары Бөрбаштагы пансионатта булдык. Җәлил хәзрәтне сәгатьләр буе керфек тә какмый тыңлап була, авызына карата белә ул әңгәмәдәшен. Хәер, эшләгән эшләрең булганда гына сөйләп була ул. Ә Җәлил хәзрәтнең кылган гамәлләренең әҗере ике дөньяга да җитәрлек. Узган ел Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән Бөрбашта мөселман балалары пансионаты ачылган. Бирегә килгән балаларның ике канаты да берьюлы ныгый. Дини белем дә алалар, урта мәктәптә дә укыйлар. Белем нигезләрен тырышып үзләштерсеннәр өчен, Җәлил хәзрәт еш кына юмартлык та кыла. Гел «бишле»гә генә укучыларга бер мең, ә «дүртле»ләре булганнарга 500 сум биреп бара. Тырыша-тырыша билгеләрен төзәтәләр, ди. Пансионатта балаларны бар яктан камил итеп үстерергә тырышалар.Моның өчен барлык шартлар да бар: футбол кыры, хоккей мәйданчыгы. Җәй көне лагерь уздырып, яңа уку елына яңа шәкертләр җыялар.
Мәчеткә кергәч, Җәлил хәзрәт балачак истәлеге белән дә уртаклашып алды.

– Менә бу мөнбәр элек зиратта тора иде. Без, балалар, анда барып белгән догаларны укып кайта идек. Минем аңа утырып «Әлхәм»не укуым истә. Менә бит ничек – хәзер шушы мөнбәр мәчеткә куелды һәм мин аңардан авылдашларыма вәгазь сөйлим. Һәр сүзеңне генә түгел, уеңны да, уеныңны да уйларга кирәк.

Бала тәрбияләгәндә уеннарның әһәмияте турында да сөйләде казый. Бигрәк тә, шахмат-шашка кебек баш миенең эшчәнлеген үстерә, хәтерне ныгыта торган уеннарга тукталды. Балалар кулындагы эреле-ваклы экраннарның көннән -көн артуына, аларга алмашка берни дә булмавына борчылуын да яшермәде.

Казыйның тәэсирле вәгазеннән соң юлыбыз Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярәт кылу өчен Сосна Пүчинкәсе авылына юнәлде. Халкыбызга шигырь пәйгамбәре бүләк итеп калдырып, үзе бик кыска гомер иткән бу милләт анасының кабере бик күпләрне уйга сала торган урын бу. Безнең белән сәяхәтебезне әдәби һәм тарихи мәгълүмат белән баетып йөргән шагыйрь Гарифҗан ага Мөхәммәтшин әлеге кабер яныннан Мөхәммәт ага Мәһдиевның бик озак китә алмый торуын искә алды. Әдипнең соңгы килүе булган шул, күңеле сизенгәндер, күрәсең.

«Ак калфак»ның Балтачтагы эшлекле һәм күңелле сәяхәте Сабан туе мәйданында пленар утырыш һәм уеннар уйнап тәмамланды. «Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак» дигән исем астында Кариле, Салавыч, Сосна авыллары һәм районның биш балалар бакчасы коллективлары: тәрбиячеләр дә, сабыйлар да бергәләп халкыбызның төрле уен-йолаларын күрсәттеләр. Яңгыр берничә тапкыр килеп явып китсә дә, бәйрәм рухын боза алмады.

«Ак калфак» оешмасының чираттагы күчмә утырышы 15-17 июль көннәрендә Тукай районында узачак. Аның темасы шулай ук кызыклы булырга охшап тора – «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт».

Йолдыз ШӘРАПОВА, Казан-Балтач-Казан.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*