tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль премьерасы була
Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль премьерасы була

Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль премьерасы була

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры тамашачыларына яңа тарихи премьера тәкъдим итәргә җыена. Театрда 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор, Россия Герое Миңнегали Шәйморатов турындагы спектакль репетициясе тәмамлана.

«Ат уйнатып алдан бара» («Потомки Салавата не отступят!») спектакле премьерасы 19 һәм 20 ноябрьдә театрның Кече залында узачак.

Сценарий авторы — Зөһрә Буракаева, проектның сәнгать җитәкчесе — Айрат Абушаһманов, режиссер-куючы — Хөрмәтулла Үтәшев, рәссам-куючы — Альберт Нестеров, композитор — Урал Иделбаев, хореограф — Рәис Низаметдинов, консультант-тарихчы Салават Хәмидуллин.

Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев сөйләгәнчә, спектакль бик катлаулы вакытта туган, пандемия сәбәпле, премьераны күчерергә туры килгән.

Спектакльдә төп рольне — Миңнегали Шәйморатовны Бабич исемендәге Яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Артур Кәбиров уйный.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*