tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале ачылды
Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале ачылды

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале ачылды

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара балет сәнгате фестивале ачылды. Ул 24 сентябрьгә кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында дәвам итәчәк.
Фестивальне Башкортстан башкаласына беренче тапкыр килгән Наталия Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия музыка театры ачты.

«Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында «Урыс сезоннары – ХХІ гасыр» фонды белән берлектә театр ике кич (7нче һәм 8нче сентябрьдә) бер пәрдәле балет тәкъдим итте. Бу — Михаил Фокин куелышында «Шахерезада», «Шопениана» һәм «Половецк биюләре» балетлары. Бу балетларның премьерасы йөз ел элек Парижда дөньякүләм танылган Сергей Дягилевның «Урыс сезоннары» кысаларында узган. Балетларны хореограф Андрис Лиепа яңарткан.

«Быел театрыбыз ачылуга 54 ел тула. Беренче балет труппасында бары тик алты кеше эшләгән. Шуңа да карамастан, алар опера һәм спектакльләрнең бизәге булып торган. Ә хәзер театрыбыз күпкырлы. Ул балалар театры буларак ачылса да, хәзер бездә үсмерләр, өлкәннәр өчен күп кенә программалар бар.

Яшьләр театрга теләп йөри һәм бу сәнгатькә тартыла. Дягилев спектакльләре театрда аерым кызыксыну уята, без аларны хореографик яктан да, декорация ягыннан да яңарттык», — диде театрның әдәби-драматик һәм педагогик бүлекләре мөдире, театрга нигез салучының кызы Роксана Сац.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*