tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы “Нур” театры иншалар бәйгесе игълан итте
Уфадагы “Нур” театры иншалар бәйгесе игълан итте

Уфадагы “Нур” театры иншалар бәйгесе игълан итте

Уфадагы “Нур” татар дәүләт театры яшьләрне «Мин бабам белән бик горурланам!» дип исемләнгән иншалар бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.

Оештыручылар фикеренчә, шушы рәвештә бергәләп шул чорның “күмәк портрет”ын ясап булачак.

Үз көчләрен укучы балалар, студентлар сынап карый алалар, язмалары татар телендә булырга тиеш.

Язмаларны [email protected] адресына юлларга яки театр кассасына тапшырырга мөмкин. Инша белән бергә автор үзе турында мәгълүмат күрсәтергә тиешле: исем фамилиясе, яше, мәктәбе яки уку йорты.

белешмәләр өчен телефоннар: 248-96-21 (әдәби-драматик бүлек), 248-95-33 (касса)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*