tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның “Нур” театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган чара узды
Уфаның “Нур” театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган чара узды

Уфаның “Нур” театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган чара узды

Быел язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Шул уңайдан, 29 гыйнварда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында язучының истәлегенә багышлап, дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар, блогерлар һәм татар әдәбиятен сөючеләр белән очрашу оештырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин да очрашуда катнашты. Кунаклар өчен театр музеена экскурсия үткәрелде. Театрның реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина “Нур”ның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.

Аннары Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Һиҗрәт” драмасын карау булды. Спектакльдән соң кунаклар артистлар һәм театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов белән аралашып, фикер алышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*