tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ухтада Сабантуй гөрләде

Ухтада Сабантуй гөрләде

Бүген,11 июнь көнне, Коми Республикасының Ухта шәһәрендә Сабантуй гөрләде. Ухтада яшәүче милләттәшләребез өчен бу икеләтә бәйрәм, чөнки бүген Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар-башкорт милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгы да. Җыелган кунакларны һәм сабантуй катнашучыларын Коми Республикасының милли сәясәт министры Галина Габушева, Ухта шәһәре администрациясе җитәкчесе Магомед Османов, Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар-башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләлә Потапова, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Булат Ибраһимов сәламләделәр.

Коми халкы алдында Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Апанаева, халыкара һәм республикакүләм конкурслар лауреаты Руслан Хасанов, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, курайчы Рушан Биктимеров, Коми Республикасының җирле артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Шулай ук Сабантуйда Коми Республикасы татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Гөлфирә Бәдретдинова( Гөлфирә ханым Усинск татар милли-мәдәни автономиясен дә җитәкли) һәм Коми республикасында оешып эшләп килүче башка милләт халыкларының милли-мәдәни автономияләре рәисләре дә катнашты.

Әйтергә кирәк, Коми Республикасы җирлегендә Сабантуй 28нче тапкыр оештырыла. Ухта шәһәрендә исә милли бәйрәмебез 17 ел дәвамында уздырыла, быелгысын да исәпкә алып 4нче тапкыр республика күләмендәге масштабта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*