tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск китапханәсендә Гаилә белән китаплы ял татарларга багышлана
Ульяновск китапханәсендә Гаилә белән китаплы ял татарларга багышлана

Ульяновск китапханәсендә Гаилә белән китаплы ял татарларга багышлана

18 мартта Ульян өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге китапханәсе Гаилә белән китаплы ялга чакыра. Бу юлы ул Сембер-Ульян өлкәсенең төр халыкларының берсенә – татарларга багышлана.

Татарларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары тирән тарихи тамырларга ия. Китаплы ял көнендә катнашучылар татарлар барлыкка килүе турында белә алачак, аларның әкиятләре, легендалары, җырлары, биюләре белән танышачак, үзе өчен Сабантуй, Ураза-Бәйрәм, Корбан-Бәйрәм һ. б. милли бәйрәмнәрне үткәрү традицияләрен ачачак.

Шулай ук балалар һәм өлкәннәр татар әйтемнәре белән танышачак, әкият герое Шүрәле кем ул һәм ул кешене үтергәнче ничек көлдерә алуы, традицион татар милли костюмы үзенчәлекләре, татарлырның кызыклы һөнәрләре турында беләчәк.

http://ulpressa.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*