tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесе узды
Ульяновск өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесе узды

Ульяновск өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесе узды

Алар халыкыбызның данлыклы улы Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз, кытай, алман һәм башка телләрдә дә сәнгатьле итеп сөйләп, жюри әгъзаларын да хәйран калдыралар. Сүзебез бу көннәрдә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы халыкара “Җәлил укулары” хакында бара. Төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында “Иң сәнгатьле итеп укучы” исемен алу өчен көч сынашачаклар.

Берничә Идел буе өлкәсен үзенә җыйган Ульяновск шәһәрендә дә сайлап алу туры узды. Бу көнне Ульяновск шәһәре татар мәдәният үзәгенең кайсы гына почмагына карасаң да, балаларның шигырь сөйләвен ишетәсең-татарча, русча гына түгел башка чит телләрдә дә. Бәйгенең нигезләмәсе буенча шигырьләрне Муса Җәлилнекен генә түгел, ә үз төбәкләрендәге шагыйрьләрнең дә әсәрләрен укырга ярый.

Бу көнне балаларга гына түгел, ә жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Чөнки көне буе дистәләрчә укучыны тыңлап , аларга дөрес бәя биреп җиңүчене ачыклау шактый катлаулы эш бит. Балалар чыгышына гадел бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри составына да һәр төбәктән килгән укытучылар да кертелгән һәм Казанга да һәр төбәктән берәр җиңүче билгеләнде.

Рамис Сафин

Ульяновск 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*