tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Татар мәдәнияте көне уздырыла
Ульяновскида Татар мәдәнияте көне уздырыла

Ульяновскида Татар мәдәнияте көне уздырыла

Бүген Ульяновскида Н.М. Карамзин исемендәге скверда Татар мәдәнияте көне уздырыла. Сәгать кичке 5 тә башланачак чара Идел буе халыклары мәдәнияте атналыгы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татар мәдәнияте көне уңаеннан, скверда “Яңгырый һәм яңгыраячак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Аны “Содружество” китапханәсе оештыра. Күргәзмә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланачак. Зөлфия Мусеева исә көйләрен Сәйдәш иҗат иткән җырлар башкарачак, диелә җирле электрон  ММЧда.

Чарага керү — ирекле.

Әлеге күрше төбәктә 28е Рус әдәбияты көне, кичә Мордва мәдәнияте көне уздырылган, иртәгә исә Чуваш мәдәнияте көнен үткәрү планлаштырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*