tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал татар-башкорт театрына баш режиссер сайлау өчен бәйге игълан ителде
Урал татар-башкорт театрына баш режиссер сайлау өчен бәйге игълан ителде

Урал татар-башкорт театрына баш режиссер сайлау өчен бәйге игълан ителде

Урал төбәгендә яшәүчеләр Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәме белән Урал татар-башкорт театрын торгызу карарын кабул итте.

Театрны ачу өчен акча җыелган. Мәйдан турында фикер алышулар бара. Шулай ук театрга баш режиссер сайлау өчен бәйге дә игълан ителде. Кандидатларның театраль белеме һәм спектакльләр кую тәҗрибәсе булырга тиеш. Кызыксынучылар 273-70-67 телефоны яки [email protected] электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.

Икенче этапта театр өчен актерлар сайланачак. Быел беренче спектакльләр кую планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*