tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урмай-Зәлидә” гөрләтте
“Урмай-Зәлидә” гөрләтте

“Урмай-Зәлидә” гөрләтте

6-8 май көннәрендә Урмай авылында IV Халыкара төрки дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестивале үтте.

“Урмай-Зәлидә” — төрки халыклары биюләренә багышланган беренче Бөтенроссия фестивале.  Әлеге проектның максаты – кунаклар һәм катнашучылар өчен зур күләмле чара гына булып калмыйча,  үз иҗатлары белән төрки дөньяның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы талантларны ачыклау. Әлеге проект  – төрле халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтчелек һәм экстремистлык хәрәкәтләрен бетерүгә юнәлтелгән.

6 май көнне фестивальнең ачылышы, шулай ук илебезгә исеме таралган «Мишәр» ансамбленең 30 еллык юбилее үткәрелде. 7 май көнне барлык конкурсантларны тыңлау һәм Урмай мәдәният йортында гала-концерт булып үтте. 8 май көнне Чабаксарның Кызыл мәйданында, республика Сабан туенда фестивальдә җиңүчеләр тәбрикләнде.

Бәйрәмдә Чувашия Республикасының Дәүләт Советы рәисе Ю.А.Попов, Республиканың Дәүләт Советы депутатлары К.С.Мифтахутдинов,  П.С.Краснов, Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Фестивальдә Кабардино-Балкария, Татарстан, Ульян өлкәләре, Кытай, Мәскәү, Йошкар-Ола шәһәрләреннән конкурсантлар җыелды.

Конкурсантларны компетентлы жюри әгъзалары бәяләде: Гамира Гадельшина – “Бизнес Время” газетасының баш мөхәррире, А.Енекеевам – танылган остаз, Л.Петухова – В.П.Павлов исемендәге музыкаль училище укытучысы,  Гүзәлия – танылган җырчы.

Беренче урыннарны алучыларга фестивальнең эмблемасы сүрәтләнгән медальләр тапшырылды. Калган барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Профессиональ артистлар, дусларча мөнәсәбәт, яңа танышулар һәм уңай кәеф алып килде төрки-дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә»  фестивале.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*