tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вагыйз Аделшин: «Рәсем ясау миңа көч бирә»
Вагыйз Аделшин: «Рәсем ясау миңа көч бирә»

Вагыйз Аделшин: «Рәсем ясау миңа көч бирә»

Танылган рәссам, Петербург татары 80 яшьлек Вагыйз Аделшин – бик мәзәкчән, тормышны сөюче кеше. Аның белән очрашкач та: «Нинди телдә аралашабыз, мин 16 тел беләм», – дип башлады сүзен. Гел елмаеп торса да, балачагын исенә алганда, күзләрендә моңсулык чагыла, күзләре яшьләнә.

Тумышы белән Вагыйз Аделшин Ульяновск ягыннан. Сугыш чоры баласы. «Сугыш вакытында хәрби бәре­лешләр көчәйгән вакытта, әни безне, саклап калу өчен, базга яшерә иде. Самолетлар гөрелтесе, атышу – бу тавышлар әле дә колагымда ишетелә сыман. Әниләр ап-ак киндер күлмәкләрдән йөриләр иде. Шул күз алдымнан китми: почтальон килгәнне көтә идек. Өчпочмаклы хатлар. Башта күңелле хәбәр китергән хатлар таратыла. Аннары почтальон «похоронкаларга» күчә. «Үлгән» дигән хәбәрне ишеткәч, хатыннарның җирне тырнап, бар тавыш­ларына кычкырып елаганнары үзәгемне өзә иде. Күршебез Фатыйма апа – сигез бала анасы, иренең һәлак булуын белгәч, акылыннан язды», – дип искә ала мәхшәрле көннәрне Вагыйз абый.

Вагыйз абый алты меңнән артык картина ясаган. Европада сатылган рәсемнәре дә бихисап. «Быел гына да яз көне 26 сирень рәсеме ясадым», – ди. Аларны әтисенә багышлый. «Сиреньнәр яратам. Алар әтине искә төшерә. Әтинең вафаты турында хәбәр килгәч, әни әтинең абыйсына алып килде. Аның ишег­алдында ике зур сирень куагы үсеп утыра иде. Чәчәк аткан чаклары. Шул хуш ис, әтинең юклыгын тою, матур чәчәк таҗлары – барысы да бергә кушылып, гомерлеккә күңелгә уелып калды», – ди Вагыйз абый.

Әнисенең иң зур хыялы – улын белемле итеп күрү булган. «Җиде сыйныфны тәмамласаң да горурланыр идем», – дия торган булган ул. Вагыйз абый, училищены тәмамлап диплом алып кайткач, сөенеченнән хәтта корбан да чалган. Җиде генә сыйныф түгел, академияне тәмамлаган, дөнь­я күләмендә танылган рәссам булып ирешкән бүген Вагыйз Аделшин. «Көн саен тирләп чыкканчы йөгерәм», – ди. Төрле спорт төре белән шөгыльләнеп караган: бокс, төз ату дисеңме… Аның мылтыктан төз атуына күпләр сок­ланган. «Әмма атыш, мылтык сугышны искә төшерә, шуңа бу спортны ташладым», – ди Вагыйз абый.

«80 яшьтә дә шундый көр күңелле булып калыр өчен нишләргә соң?» – дип, Вагыйз абыйга сорау биргэч, «вакчыл булмаска кирәк, ашарга ипи кисәге бармы, димәк, яхшы, борчылмагыз, тәмәке тартмагыз, безнең спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга вакыт юк иде, аракы да яхшыга илтми, хәрәкәттә булыгыз», – ди Вагыйз абый. Рәссам әле күптән түгел яшь хатынга өйләнгән. Рәйсә апа аннан 29 яшькә яшьрәк. «Яшь калырга рәсем ясау ярдәм итәдер. Яраткан шөгылем миңа көч бирә», – ди Вагыйз Аделшин.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*