tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият китапханәсендә
Васил Шәйхразиев башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият китапханәсендә

Васил Шәйхразиев башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият китапханәсендә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Магнитогорск шәһәренең Башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият китапханәсендә булды. Исегезгә төшерәбез, Милли шура рәисе бу көннәрдә Чиләбе өлкәсендә эшлекле сәфәрдә.

Магнитогорск шәһәре татар халкының бик күп күренекле ул-кызлары язмышында мөһим урын алып торган төбәк. Алар арасында Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов, татар шагыйрь-сатиригы ТАСССРның халык артисты Гамил Авзал,  күренекле татар язучысы, Татарстанның Г.Тукай бүләге иясе Мөсәгыйть Хәбибуллин, композитор Рафаил Бакиров, Россиянең халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Лима Кустабаева һ.б.

Магнитогорскның Башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият китапханәсе 1992 елда оешкан. Бүгенге көндә ул шәһәр халкы өчен мәгълүмати һәм мәдәни үзәк булып тора. Биредә эш төрле юнәлешләрдә алып барыла, татар һәм башкорт халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын торгызу өчен төрле формалар һәм алымнар кулланыла.

Башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият бүлеге 1936 елда булдырыла, беренче китапханәчесе Сара Вәлиева була. Бүлек 5 ел, 1941 елга кадәр эшли. Бүлекне яңадан торгызу 1992 елда башлана. Башта ул 2 санлы китапханә филиалның бер бүлмәсендә генә урнашкан була. Аннары милли әдәбияткә ихтыяҗ артканнан-арта бара, күп еллар дәвамында китапханәгә яңа бина бирү турында сөйләшүләр бара. Һәм, ниһаять, 2002 елда бүлек иркен бинага күчә. 2002 елның августыннан башкорт һәм татар телләрендәге әдәбият бүлеге китапханәгә әверелә. Бөтендөнья татар даими рәвештә китапханә фондларын татар китаплары  белән тулыландырып тора.

Васил Шәйхразиев китапханә белән танышты, конгрессының татар телендә вакытлы матбугат, шулай ук китаплар җибәреп торачагын, әдәби очрашулар үткәрү өчен язучы һәм шагыйрьләр юллаячагын әйтте. Китапханәгә татар китаплары бүләк итте.

Аннан Милли Шура рәисе “Татар рухы” җирле милли-мәдәни мохтарияте Татар мәдәният үзәге булдырырга теләгән корылма белән танышты. Әлеге корылма Татар-башкорт китапханәсенең дәвамы булып тора. Бүгенге көндә шәһәр хакимияте аны түләүсез һәм вакыт ягыннан чикләүсез татар милли-мәдәни мохтариятенә биргән. Мохтарият әгъзалары бинада төзекләндерү эшләрен дә башлаган инде. Ләкин төзекләндерүне тәмамлау һәм кирәкле җиһазлар урнаштыру өчен шактый гына матди чыгымнар сорала. Мохтарият әгъзалары әлеге мәсьәләне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында да күтәрергә җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*