tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоград өлкәсендә “Идел” үзәге төзелде
Волгоград өлкәсендә “Идел” үзәге төзелде

Волгоград өлкәсендә “Идел” үзәге төзелде

Волгоград өлкәсендә “Идел” татар мәдәни-мәгариф үзәге барлыкка килде. Ул 25 августта рәсми рәвештә теркәлде.

Үзәк татар гореф-гадәтләрен, йолаларны саклау һәм үстерү, халык һөнәрчелеген торгызу һәм ана телен саклауны үз алдына максат буларак куя. Оешмада әлегә 15 кеше эшли, алар тарафыннан Волжский шәһәрендә тел тренинглары уздырыла, Гуманитар инстиутта ял көннәре татар теле укытыла. Шунда ук татар гореф-гадәтләре музеен һәм бию түгәрәген ачып җибәргәннәр. 23 сентябрьдә үзәктән бер төркем беренче бөтенроссия чарасына катнашачак. Волгоградлылар Йошкар-Олада үтәчәк “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленә киләчәкләр.

 

Үзәкнең рәисе Рафыйк Бальбеков оешма Иделнең ике ярында да яшәүче татарларны берләштерү теләгеннән төзелүен искәртте. “Татарлар бу төбәктә тигез таралып яшәми. Күпчелеге Ленин районына керүче Малай (Маляевка) һәм Бәхтияр авылларында гомер итә, тагын бер зур төркем уң яр ягында Светлояр районында яши”, – дип аңлата Рафыйк әфәнде.  Рәсми чыганаклар күрсәткәнчә барлыгы Волгоград өлкәсендә 24 мең ярым татар теркәлгән дип санала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*