tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ялкын” яңа статуска ия булды
“Ялкын” яңа статуска ия булды

“Ялкын” яңа статуска ия булды

Чуашстан татарларының тормышында яңалык, дөньяга яңа татар иҗади коллектив барлыкка килде.

Чабаксар шәһәрендә Петр Хузангай исемендәге мәдәният сараенда «Ялкын» исемле  вокаль ансамбленә  Чуашстан мәдәният министрлыгы Указы нигезендә «Халык» статусы бирелде. Республикадагы татарлар дөньясында өченче коллектив шундый статуска ия булды. Беренчесе, классик драматург Фәтхи Бурнаш туган Кыр Бихшеге авылындагы Халык театры, икенчесе, бүгенгесе көндә татар дөньясында дан-шөһрәт тотып торучы Урмай авылының  Халык  «Мишәр» фольклор һәм эстрада ансамбле. Менә өченчесе, шәһәр мохитендә туучы, Халык «Ялкын» вокаль ансамбле, җитәкчесе Гүзәлия Федорова. Республикабызның башкаласы Чабаксарда дистәләгән татар апалары, яшь ханымнар шундый иҗади коллективка ия булып оешты. Кыска вакытта гына Чабаксарда үтүче күп чараларда катнашып татар халкының җырларын республика халкына таратты. Беренче җиңүләредә бар, Халыкара төрки халыклары мәдәнияты «Урмай-зәлидә» фестивалендә беренче дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Алда зур-зур проектлар. Ансамбльгә  күбрәк шәһәрдә яшәүче яшьләрне җәлеп итәргә, республиканың татар авылларында концертлар бирергә. Изге иҗади юллар «Ялкын» ансамбленә!

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*