tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа буын татар язучысы, сине эзлиләр!
Яңа буын татар язучысы, сине эзлиләр!

Яңа буын татар язучысы, сине эзлиләр!

Татар дөньясында яңа әдәби бәйге игълан ителде. Ул татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларында иҗатка карата кызыксыну уяту, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатын алга куя.

Әлеге конкурсның үзенчәлеге шунда: аның географик чиге дә, яшь буенча да чикләүләр юк. Бәйгене оештыручыларының берсе, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, бу Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән иң зур һәм колачлы әдәби бәйге булачак.

– Бәйгеләр күп. Әмма безгә бүгенге әдәби мөмкинлекне, иҗат потенциалын ачыклау, нинди хәлдә булуыбызны белү өчен дә монысы бер күрсәткеч булып торачак. Шуңа да ул бик киң планда алынган, – ди язучы Рөстәм Галиуллин (рәсемдә).

Иҗатка этәрү, яңа исемнәр табу, телебезнең даирәсен киңәйтү мөһимлеге дә кире кагылмый.

– Шуңа тема да чикләмәгән. Әдәбиятта көтелмәгән темалар да кирәк. Мисал өчен, үсмерләр әдәбияты һәм балалар әдәбияты номинацияләре бар. Үзем, язучы буларак, үсмерләр әдәбияты буенча кызыклы әсәрләр килер дип өметләнәм. Дөньяда шактый кызыклы әсәрләр бар, татар әдәбияты буенча да шундый әсәрләр булыр дип уйлыйм. Алар заманча да, тарихи да, көтелмәгән дә булырга мөмкин. Монда бары тик әсәрнең эстетик эшләнеше, әдәби кыйммәте, теле бәяләнәчәк. Жюри яшерен булачак. Бәйге гадел булырга тиеш, – ди Рөстәм Галиуллин.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең «Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсын үткәрү турында» карары быелның 6 октябреннән гамәлгә кергән. Конкурс ун номинациядә үткәрелә: роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь, повесть (үсмерләр әдәбияты), хикәя (үсмерләр әдәбияты), шигырь (үсмерләр әдәбияты), хикәя (балалар әдәбияты) һәм шигырь (балалар әдәбияты). Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

Җиңүче әсәрләр киләчәктә аудиокитаплар, Татарстан китап нәшриятында, журналларда басылып чыгачак. Тугыз номинация – 2021 елның 1 сентябренә, “Роман” номинациясенә килгән әсәрләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Әсәрләрне тапшырганда ук авторлар псевдоним белән тапшыра. Кабат үзләренең тулы адресларын, исем фамилияләрен башка конвертта салырга тиеш. Ул конверт җиңүчеләр ачыклаганчы ачылмаячак. Язмаларны электрон дискта да салырга кирәк.

 Әдәби әсәрләрнең төп өлешләре киләсе елга язылыр, әмма бәйге турында белүчеләр инде бар. Ай ярым эчендә дә шактый эш килде. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр бар: нигезләмәне игътибар белән укуыгыз сорала. Бәйгенең ябык булуы да бик кызыклы. Әсәрләрне туплауның беренче этабы башланып китте. Аларны “Казан утлары” журналында кабул итәбез. Без әсәрләрне туплап, жюрига тапшырабыз, – ди оештыручылар.

Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә
«Роман» номинациясендә:
I урын – 500 000 сум
II урын – 400 000 сум
III урын – 300 000 сум.

«Повесть» номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум.

«Поэма» номинациясендә:
I урын – 200 000 сум
II урын – 150 000 сум
III урын – 100 000 сум.

«Хикәя» номинациясендә:

I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

Рәсимә Галиева,
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*