tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар җыры” бәйгесе: “талантлы җәүһәрләр”, “бриллиантлар” иҗат дөньясында бармак белән генә санарлык!”
“Яңа татар җыры” бәйгесе: “талантлы җәүһәрләр”, “бриллиантлар” иҗат дөньясында бармак белән генә санарлык!”

“Яңа татар җыры” бәйгесе: “талантлы җәүһәрләр”, “бриллиантлар” иҗат дөньясында бармак белән генә санарлык!”

“Яңа татар җыры” бәйгесенең икенче туры ничек үтүе, нинди форматтагы җырларга күбрәк кылак салулары, нинди тематикадагы композицияләргә игътибар итүләре һәм башкалар турында конкурсның жюри әгъзалары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Резеда Ахтиярова, Россиянең атказанган,Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәм “Яңа татар җыры” конкурсының генераль продюсеры Рифат Фәттахов сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә торган конкурсның төп максаты – милли җыр сәнгатен үстерү, бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән берәттән, конкурс татар җырының милли традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя. Конкурс җыр авторлары, шагыйрьләр, композиторлар һәм дә инде иҗатчылар өчен үткәрелә.

“Минемчә, бәйгенең иң мөһим өлеше – конкурсантларның яше чикләнмәгән булуы. Безнең өчен барлык катнашучылар да бер тигез. Әлеге бәйгедә сине халык беләме юкмы икәнлеге мөһим түгел, синең танылган булуың, профессиональ дәрәжәләргә ирешүең зур роль уйнамый.

Әлбәттә, без тыңлаган җырлар арасында профессиональ җырчылар да чыгыш ясады, ләкин безнең төп игътибар җырның сыйфаты, көй, текст ягыннан камилләшкән булуы һәм дә инде яңа яңарышлы җырларны сайлап алу”, – дип Идрис Газиев конкурска карата фикерен әйтте.

Конкурс өч номинациядә уздырыла: «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры» һәм «Иң яхшы аранжировка».

“Тыңлаган җырлар арасында шаблонлы җырлар да җитәрлек, баналь текст белән язылган, табигыйлеген югалтып барган көйләр дә очрый, ләкин шуңа да карамастан, бик сирәк кенә булса да яхшы җырлар бар. Киләсе елга әлеге иҗатчылар конкурсында матур җырлар күбрәк булсын иде дигән теләктә калам. Бер-берсенә охшаган, ишетелгәнне кабатлап түгел, ә саф йөрәктән чыккан оригиналь җырлар күбрәк тусын иде”, – дип сөйләде халык артисткасы Резеда Ахиярова.

Бәйгедә катнашу өчен барлыгы 347 гариза килгән. Шунысы игътибарга лаек: конкурсантлар арасында Татарстаннан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән Швеция һәм Италия вәкилләре дә бар.

“Татар эстрадасының иң зур проблемасы репертуар мәсьәләсе. Безнең иң зур максатыбыз – затлы, сыйфатлы җырларны эзләп табу һәм аларны дәрәжәле итеп халыкка чыгару. Конкурсыбыз халыкта зур кызыксыну уятты. Без моңа шатланып туя алмыйбыз. Барлыгы 350 гә якын җыр килсә, 80не икенче турга үтте. Конкурсантларыбызга уңышлар телибез. Өстәп тагы шуны әйтәсе килә, конкурсыбыз дәвамлы булсын һәм затлы җырларыбыз күбрәк булсын иде”, дип фикерен белдерде Рифат Фәттахов.

Жюри вәкилләре җиңүчеләр күп булмас дигән фикердә, “талантлы җәүһәрләр”, “бриллиантлар” иҗат дөньясында бармак белән генә санарлык дигән фикердә алар.

Ләкин, шуңа да карамастан, халык күңеленә үтеп керерлек 2-3 җыр тапсак, безнең өчен бу да бик зур җиңү булачак дип сүзләрен тәмамладылар алар.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм гала-концерт 2020 елның 21 ноябрендә үткәрелә, дип көтелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*