tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа уку елында Төмәннең “Этнос” үзәгендә беренче чара
Яңа уку елында Төмәннең “Этнос” үзәгендә беренче чара

Яңа уку елында Төмәннең “Этнос” үзәгендә беренче чара

“Россия мәдәнияте” программасы буенча балаларга белем бирүче Төмән шәһәренең “Этнос” үзәгендә Мөнирә һәм Реваль Хөснетдиновларның матди ярдәмнәре белән балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды.

Чараның максаты – төрле милләт балаларын Ислам дине, Корбан бәйрәме белән таныштыру, үзара хөрмәтләшеп, дус-тату яшәргә өндәү иде. Чара барышында укучыларга һәм аларның ата-аналарына Ислам дине тарихын, Корбан бәйрәменең килеп чыгышын сөйләп, төрле уеннар, бәйгеләр үткәрделәр. Аннары үзәк хезмәткәрләре кунакларны корбан ашы – токмачлы шулпа белән сыйладылар.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*