tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярославльдә өлкә күләм интеллектуаль бәйге «Батыр гаилә – 2017»
Ярославльдә өлкә күләм интеллектуаль бәйге «Батыр гаилә – 2017»

Ярославльдә өлкә күләм интеллектуаль бәйге «Батыр гаилә – 2017»

Ярославль шәһәрендәге татар иҗтимагый оешмасы «Нур» Советы әгъзалары ир-атлар һәм малайлар өчен беренче тапкыр оештырылган интеллектуаль «Батыр гаилә – 2017» бәйгесен үткәрде. Сигез гаилә гариза биргән булса, ураза вакытына туры килү сәбәпле кайбер теләк белдергән әтиләр катнаша алмады.

«Нур» җитәкчесе Хазипов Ясәви Тагир улы, проект җитәкчесе Габидуллина Ландыш Фәрит кызы үз сүзләрен әйтеп, фатиха биреп, бәйгене ачып җибәрделәр.

Сәхнә түрен ямьләп торган батыр, күркәм җиде гаилә үзләре белән презентация, шигырь форматында таныштырдылар. Икенче тур иҗади бәйгедә: «Татарстан, сине яратам», «Эх, сез матур кызлар!» кебек җырлар яңгырады, балалайкада уйнап, биеп, катнашучыларыбыз җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста икәнлекләрен күрсәттеләр.

Үз телеңне, татар халкыңның гореф-гадәтләрен, тарихын, әдәбиятын белү – конкурсның бер шарты иде, шуңа күрә малайларның һәм әтиләрнең тапкырлыкларын сынау өчен интеллектуаль тур кертелде. Ул – мәкальнең ахырын әйт, татар халык ашамлыкларын танып белү, әдип-язучыларның исем-фамилиярен әйтеп бетерү, татарча логик сорауларга җавап бирү рәвешендәге биремнәрдән тәшкил булды. Болардан тыш катнашучыларга йөгереп-чабып, сикерергә дә туры килде. Аркан тартып, капчык киеп йөгерү, скакалка аша сикерү, обручка туп кертү, теннис шарларын сикертеп йөрү кебек кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта татар халкының йолаларын да чагылдырган уеннар булды.

Шулай итеп, 3 сәгатьләп узган вакыт сизелмичә үтеп китте. Хөкемдарларыбыз Аскарова Инна Мансуровна, Бирюков Рәшид Хәнәфиевич, Антонов Владимир Владимрович  иң көчле гаилә вәкилләрен сайлап алдылар. 1 нче урынны Диганшин Марат һәм аның улы Рөстәм, 2 нче урынны Ахметов Илдар белән Марат яуласа, 3 нче урынга Мудров Руслан белән Иващенко Василий чыкты. Алар барысы да акчалата һәм диплом, медальләр белән бүләкләнделәр. Башка катнашучылар диплом, спорт инвентарләренә ия булдылар.

Әлеге тату татар гаиләләре Ярославль өлкәсенең башка шәһәрләреннән дә килеп, спорт, гаилә бәйрәменә җыелып, әлеге чараның кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер бәйге икәнен исбатладылар. Әйе, спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Шулай итеп, татар гаиләренең терәге булган әтиләр, тормышка ямь өстәүче балалар үзләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын сынап, икенче тапкыр үткәреләчәк бәйгедә очрашырбыз дип таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*