tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь драматурглар лабораториясе ике телдә эшләүче драматурглар әзерләргә җыена
Яшь драматурглар лабораториясе ике телдә эшләүче драматурглар әзерләргә җыена

Яшь драматурглар лабораториясе ике телдә эшләүче драматурглар әзерләргә җыена

Камал театры «Яңа татар пьесасы» конкурсының яшь драматурглар лабораториясе кысаларында ике телдә дә җиңел яза ала торган татар драматурглары әзерләргә алына. Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 20 июльгә кадәр кабул ителә.

1-15 августта сайлап алынган катнашучылар хәзерге заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча дәресләр алачак, укытучылар аларга практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр бирәчәк. Дәресләрнең практик лекцияләр өлеше төркем белән укудан һәм индивидуаль тренинглардан торачак.

Мөгаллимнәр — драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина драматургиянең төп алымнарына өйрәтәчәк. Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заманча темага пьесалар язу тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе хакында лекцияләр укыячак.

Теоретик өлеш тәмамланганнан соң катнашучылар ике төркемгә бүленә. Һәр төркемдә Россиядән бер, Татарстаннан бер мөгаллим укытачак. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә пьеса язачак. Яшь авторларга онлайн-консультацияләр үткәреләчәк.

«Рус телле укытучылар да аңлый алсын өчен, пьесалар ике вариантта — рус һәм татар телендә язылачак. Аерым эшләрне Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина рус телендә синопсислар вариантында карап, пьесаның тулы варианты татар телендә язылырга, әдәби редакцияне татар мөгаллимнәре дә ясарга мөмкин», — дип ачыклык кертә тел мәсьәләсенә оештыручылар.

Нәтиҗәдә һәр катнашучы Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 2020 елның 1 ноябренә кадәр берәр пьеса тапшырырга тиеш була. Декабрьдә Лабораториянең иң яхшы пьесалары сәхнәдән укылачак.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*