tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә «Тукай мирасы» фестивале
Яшел Үзәндә «Тукай мирасы» фестивале

Яшел Үзәндә «Тукай мирасы» фестивале

Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның бай, матур могҗизалы иҗаты белән сабыйларны таныштыруда балалар бакчасының роле чиксез зур.

20 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең “Йолдызлык” прогимназиябез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай мирасы” Төбәкара бәйге-фестиваль өчен ишекләрен ачып җибәрде. Бу бәйгенең әзерлек эше инде күптәннән башланды. Апрель башында оетыру үзәгенә республикабызның төрле төбәкләрдән берсеннән-берсе күркәм видеоязмалар агыла башлады. Барлыгы 107 эш төрле номинацияләрдә тикшерелде: театраль күренеш, әдәби-музыкаль композиция, җыр, бию, шигырь сөйләү. Бәяләү вазифасы Татарстан Республикасы язучылар берлегенә тапшырылды. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләр чыгарганнан соң, иң матур, уңышлы номерларны фестивальгә чакырылды.

Фестивальдә әкият геройлары Шүрәле белән Су анасы балалар белән уеннар, викториналар оештырып, бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын булдырдылар.

Әлеге чарада яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах, Бөтен дөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәксесе Мирхәйдәрова А.Х., Яшел Үзән “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Саттарова Г.Р., Яшел Үзән балалар сәнгать үзәгенең педагогы Лотфуллина Г.Р., Яшел Үзән 3 нче номерлы гимназиянең милли мәсәләләр буенча директор урынбасары Минһаҗева М.К. кунак булдылар. Катнашучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, җыр башкару белән беррәттән, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп театраль тамаша күрсәттеләр. Чыгышларында әдип иҗатының асылы күренде: мавыктыргыч сюжет аша сабыйларга әхлакый тәрбия бирү. Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар, Тукайның китаплары белән бүләкләнде.

Әлеге бәйрәм олуг шагыйребез иҗаты белән кызыксындыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли горурлык хисен тудыруга зур өлеш кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*