tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы hәм рәссам Гакиль Сагиров истәлегенә “Син безнең йөрәгебездә” әдәби-музыкаль кичәсе үтте
Язучы hәм рәссам Гакиль Сагиров истәлегенә “Син безнең йөрәгебездә” әдәби-музыкаль кичәсе үтте

Язучы hәм рәссам Гакиль Сагиров истәлегенә “Син безнең йөрәгебездә” әдәби-музыкаль кичәсе үтте

28 нче июльдә Самара өлкәсенең Иске Җурәй авылы (село Старое Фейзуллово) клубында язучы hәм рәссамыбез Гакиль Сагиров истәлегенә багышланган “Син безнең йөрәгебездә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бөек якташыбызның вафат булуына 10 ел утеп китте. Шушы чарабызга бик куп кунаклар килгән иде: Нурлат, Ульяновск өлкәсеннән, Самарадан.

Авыл халкы hәм шушы килгән кунаклар язучыбызның кабер өстенә барып килделәр, аның яшәгән өенә бардылар, ир-атлар мәчетебезгә “Өйлә намазына” да өлгерделәр.

Авыл клубында әдәби-музыкаль кичәбез дәвам итте, язучыбыз Гакиль Сагировның шигырьләрен укып, җырларын җырлап искә алдык. Бик актив катнаштылыр авылыбызның фольклор ансамбле “Ак калфак”, Яңа Җурәй авылы коллективы, Орловка авылы фольклор ансамбле “Чишмә” , Ульяновск өлкәсенең артистлары. Шушы уздырылган чарабызда Г.Сагировның портреты, рәсемнәре, иҗади эшләр, китаплар кургәзмәсе,” Куз яшьләре аша… “ күргәзмәсе,  “Туган якның җырчысы” видеопрезентациясе оештырылды.

Г. Сагировның шигьри юллары бик тирән мәгьнәле: туган телебезне, татарлыгыбызны, тарихыбызны саклап калу, тогызу, хазерге авыр заманаларда яшәргә көч биреп тора.

Гакиль Сагиров шәхесен, батырлыгын бөтен дөнья белә, ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы!

Иске Җурәй авылының мәдәниәт узәге җитәкчесе
Рафися Миннебаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*