tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты
Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты

Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты

24 сентябрьдә шагыйрә, публицист, популяр җырлар авторы Фәүзия Солтанга 60 яшь тулуга багышланган «Көзге шәфәкъ» исемле әдәби – музыкаль кичә белән Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты.

Кичәдә юбилярның әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Фәүзия Солтаннны тәбрикләү сүзе белән Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады, юбилярга берлек исеменнән «Рәхмәт хаты» тапшырды. Кичәдә язучылар Ркаил Зәйдулла, Тәлгать Галиуллин, Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Азат Тимершәех, Чулпан Зиннәтуллина чыгыш ясады.

Юбилярны күренекле якташлары – Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлевлар котлады. Кичәне Резедә Сәләхова һәм Илфак Хафизов алып барды.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*