tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үләнкүл авылында 42-нче Большеречье район спорт бәйрәме белән бергә авыл Сабантуе үтте
Үләнкүл авылында 42-нче Большеречье район спорт бәйрәме белән бергә авыл Сабантуе үтте

Үләнкүл авылында 42-нче Большеречье район спорт бәйрәме белән бергә авыл Сабантуе үтте

Кырларда сабан, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, татар халкы элек-электән бәйрәм ясаганнар. Бу безнең яраткан бәйрәмебез – Сабантуй! Бер үк вакытта бу борынгы һәм яңа – хезмәт бәйрәме. Бу бәйрәмдә халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары күрсәтелә.

Шушы матур йолаларыбызны саклар өчен, өйрәтер һәм күрсәтер өчен бу юлы безнең Үләнкүл авылында , 42 –нче Большеречье район спорт бәйрәменә кушып авыл Сабантуен ясарга булдык. Без бу спорт ярышларын үзенчәлекле гореф-гадәтләребез белән тулыландырдык, аңа яңа сулыш кертеп, тагы да бәйрәмне бизәдек, матурайттык.

Районыбызның 12 авылыннан безгә 300 дән артык катнашучы килде, алардан кала авыл кешеләре һәм килгән кунаклар белән бәйрәмдә 2000 –гә якын кеше булды. 1000 еллык тарихлы Сабантуе яңа күренешләр белән тулып, авылыбызда бер зур вакыйгага әверелде. Аңа авылда яшәүче һәрбер кеше гадәттәгечә, алдан ук зур җаваплылык белән әзерләнә башлады. Эш башланды авыл зиратларын чистартудан, төзекләндерүдән. Обелискларны, иҗтимагый биналарны һәм тирә-юньне, хуҗалыкларны чистартып, авылыбызны бизәдек. Ә Сабантуен бирнәдән башладык. Бар халык теләктәшлек күрсәтте, читтә калмады, зур юмартлык белән чын күңелләреннән бәйрәмгә өлеш чыгардылар.

Унбише көнне иртәнге сәгать унда спортакиада ярышлары башланды. Сәгать уникедә бәйрәмнең тантаналы ачылуы булды һәм Сабантуй уеннары да башланып китте. Сәхнәдә матур җырлар җырланды, күп бүләкләр тапшырылды. Ә мәйданда төрле без яраткан уеннар уздырылды. Монда көрәш, кыек баганга һәм туры баганга менү, йомырка, капчык, көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу да булды.

Бу көнне һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Авыл оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар күргәзмәләре үз тирәсенә зур аудитория җыйды. Милли чигүле сөлгеләр, бишекләр, самовар, милли ашлар, шәлләр, оекбашлар, гомумән авыл тормышының чагылышын һәркайсында күрергә мөмкин иде. Һәрберсенең бизәүләре искиткеч матур, ә әзерләгән ашлары һәм чәйләре тел йотарлык тәмле булды. Алар барысы мактау хаты һәм сувенирлар белән бүләкләнделәр. Ә беренче урын комиссия тарафыннан Чарналы авылы күргәзмәсенә бирелде.

Чәчү эшләренә төп йомгак ясалды, язгы чәчүне уңышлы тәмамлаганнары өчен бүгенге көндә авылда эшли торган КФХ, шәхси хуҗалыклар мактау хатларына лаекланды. Шулай ук фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кучуков М.Ф. үзенең эшчеләренә мактау хатлары һәм премияләр тапшырды. Булган барлык уңышларга нәтиҗә ясалды. Дүрт авылдагы иң яхшы хуҗалыкларга бүләк тапшырылды.

Бәйрәмне уздыруга битараф булмаган кешеләр юк иде – барысы да булыштылар, балалардан – олы яштәгеләргә хәтле. Каракүл, Тусказан, Чарналы авыллары да бик актив катнаштылар. Һәрбер булышкан , бәйрәмдә катнашкан кешегә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аеруча рәхмәт әйтәбез ярдәм күрсәткән спонсорларга. Алар барысы безгә эшебездә зур таяныч булдылар.

Сабантуй очрашулар, аралашу, танышу һәм күңел ачу урыны. Ул бар халыкны, милләтләрне берләштерә торган бәйрәм, һәм иң мөһиме – хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Рушания Сөләйманова, Үләнкүл авыл клубы мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*