tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза
Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза

Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза

31 майдан 2 июньгә кадәр Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан Киносы көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телендәге нәфис һәм документаль фильмнар (русчага синхрон тәрҗемә белән) Ташкент һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.

31 май көнне 16.00 сәгатьтә Ташкент шәһәренең А.Нәвои исемендәге Кино сараенда (Панорама) Кино көннәренең тантаналы ачылышы була. Бу көнне «Мулла» фильмы күрсәтеләчәк.

1 июньдә Ташкент шәһәренең А.Нәвои исемендәге Кино сараенда (Панорама) тамашачылар игътибарына 15.00 сәгатьтә – «Байгал» фильмы, 16.40 сәгатьтә – «Внутренний Татарстан» дигән документаль фильм, 13.30 сәгатьтә «Хәлимә» фильмы тәкъдим ителәчәк.

2 июньдә исә Сәмәрканд шәһәренең «Шарк юлдузи» кинотеатрында 15.00 сәгатьтә – «Байгал», 16.30 сәгатьтә «Мулла» фильмнарын тамаша кылырга мөмкин.

Үзбәкстанда Татарстан Киносы көннәрен «Үзбәккино» Милли агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*