tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Үзе эшмәкәр, үзе артист

ВИДЕО: Үзе эшмәкәр, үзе артист

Җырчы, нәфис сүз остасы, талантлы оештыручы Илтус Уразмаметов Тубылның иң зур һәм матур тамашачылар залы “Синтез”да үзенең концертын оештырды.
Мәдәният өлкәсендә эшләмәсә дә, шәһәребезнең танылган эшмәкәре Илтус Уразмаметов татар җырларын яратканын тубыллылар белә иде. Илтус башкаруында җырларны өлкә һәм шәһәр күләмендә узган Сабантуйларында халкыбыз яратып тыңлады.

Талант булса була икән кешедә! Концертта үзе җырчы да, сәхнләштерелгән күренешләрдә оста уйный белгән актер да, матур алып баручы да, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган оештыручы булып та үзен танытты. Илтус һәм аның дуслары бөтен күңелләрен биреп концертка әзерләнгәннәр.

Тубыллыларның яраткан ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле “Үтә гомер” җырын башкарганда Илтус бабай ролен уйнаган артист булды. Бу җырны зал шау-гөр килеп каршылады. Актерлык осталыгын күрсәткән җырчы концертта катнашкан һәр артист белән тамашачыларны үзе таныштырды. Тубыллылар бик тә яратып Илтусның иҗат төркеме башкарган җырларны, концертта катнашкан шәһәребезнең популяр җырчылары Хәсән Хучашевны, Зөфәр Янгуловны тыңладылар. Шагыйрь, җырчы Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзе иҗат иткән җырын тубыллылар игътибарына тәкъдим итте. Оештыручыбыз Илтус Уразмаметов җирле авторларның иҗатын популярлаштырып Ә.Хәбибуллинның ”Туган ягыма ” дигән җырын үзе дә башкарды.

Аның иҗат төркеменнән Лариса Чамилованың дуэт белән башкарган җырларын җылы кабул иттеләр, һинд телендә яңгыраган җырларга кушылып биеделәр, күңел ачтылар тубыллылар. Репетицияләргә бик тә җаваплы караган артистларыбыз концертта сынатмадылар. Җыр яратучы дусларыбыз алкышлар белән каршылады төп җырчыны һәм концертта катнашучы талант ияләрен . Халыкчан, моңлы тавышлы җырчыларның концертын тубыллылар җылы кабул иттеләр. Без аларга киләчәктә дә бергә эшләргә һәм иҗатыбызга озын гомерләр телибез.

Римма Шәрипова

“Яшьлеккә сәяхәт ”ансамбле әгъзасы

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*