tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үзгәреш җиле” фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган
“Үзгәреш җиле” фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

“Үзгәреш җиле” фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның “Карнеги-холл” залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.

“Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар”, – диде ул.

Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.

Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*