tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналист, язучы Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды
Журналист, язучы Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды

Журналист, язучы Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды

Кичә ике республикага – Татарстанга һәм Башкортстанга танылган журналист, публицист, язучы, 6 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов “Казан” милли мәдәни үзәгендә үз язмаларының геройларын җыйды. Биредә аның “Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем” исемле иҗат кичәсе узды.

Әнвәр Сөләйманов –ватанпәрвәр, милләтем, халкым дип җан аткан шәхес, иҗат сукмакларыннан 50 ел армый-талмый атлаган кеше. Ул шактый гына үрләр яулаган – Башкортстан, Татарстан, Чөашстан иҗат шәхесләренә бирелә торган Фатих кәрим әдәби премиясенең беренче лауреаты, Денис Бүләков исемендәге премия лауреаты, Башкортстан журналистлары арасында беренчеләрдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булучы.

Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган кичәдә сәламләү сүзләрен Конгресс җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

  • Әнвәр Сөләйманов 6 китап авторы дидек. Меңләгән язмасы юклы-барлы гәҗит-журналларда түгел,  ә Татарстанның һәм Башкортстанның саллы, үзенең фикерен тирәнтен чагылдыра торган басмаларда урын алган, – дип билгеләп үтте ул.

Данис Шакиров сүзләренчә, Әнвәр Сөләйманов та, аның кичәсенә җыелганнар да – алар Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык күпере салучылар. Башкортстанда яшәүче татарларның бик кадерле, хөрмәткә лаеклы булуына басым ясап, ел дәвамында шундый чаралар һәрдаим уздырырылып торуын белдерде.

Сүзен йомгаклап, Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы ясеменнән Əнвәр Сөләймановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк – Г.Тукай сүзләре язылган, портреты ясалган сәгать тапшырды.

Әнвәр Сөләймановка  Рәдиф Гаташ үз котлауларын җиткерде. Сәхнәгә язучы геройларының берсе булган – Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым күтәрелде. Залда шулай ук Нәҗибә Сафина, Римзил Вәлиев кебек мәртәбәле кешеләр дә бар иде.

Иҗат кичәсендә Әнвәр Сөләйманов үз иҗат юлында булган истәлекле вакыйгалар, тормыш очраштырган күренекле кешеләр турында сөйләде. Кичәне җырчылар Рөстәм Асаев, Илшат Вәлиев һәм Гөлнара Тимерҗанова бизәде. Əнвәр Сөләйманов үзе дә җырлап күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*