tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйды
Җырчы Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйды

Җырчы Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйды

Җырчы Нурзадә атна ахырында Анталия татарлары алдында чыгыш ясады. Бу турыда Анталия татар җәмәгатьчелеге вәкиле Оксана Назарова хәбәр итә.
Анталия мэриясе үткәргән ифтар ашына Анталия татарлары да чакырылган иде. Авыз ачудан соң татар балалары Коръән-и Кәримнән аять һәм сүрәләр укыганнар. Урамда корылган сәхнәдә татар җырлары, гармун һәм курай моңнары яңгыратканнар, татар халык бию үрнәкләре тәкъдим иткәннәр.

Ифтарга җыелган меңнән артык анталияле тамашачы алдында Казаннан килгән татар җырчысы Нурзадә Вәлиуллина бер сәгатьлек концерт программасы белән чыгыш ясаган. Бу хакта Оксана Назарова: “Нурзадә татар җыр сәнгатен югары кимәлдә танытты.

Милләттәшләребез дә халкыбызның сәнгать җәүһәрләрен тәкъдим итеп, Татарстанны, татар милләтен танытуга зур өлеш керттеләр”, – диде.

Татар җәмәгатьчелеге вәкиле сүзләренә караганда, ифтарга җыелган халык арасында төрле милләт кешеләре күп булган. Алар хәзер Татарстанның кайда булуын беләләр һәм татар милләте хакында гомуми мәгълүматка ия булганнар.

Рушания Алтай
https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*