tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлар бер, җаннар кардәш
Җырлар бер, җаннар кардәш

Җырлар бер, җаннар кардәш

Башкортстанда Татарстан көннәре – республикага бәйрәм килүе, ә берничә сәнгать әһеленә мәртәбәле исемнәр бирелүе белән дә истә калачак.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры Рушад Мөдәрисовка – “Башкортстанның халык артисты”, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовка – “Башкортстанның атказанган артисты”, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе вокалисты Лилия Биктимеровага “Татарстанның атказанган артисты” исемнәре бирелде.

Шушы уңайдан без якташыбыз Илдар Хәкимовка мөрәҗәгать иттек, кичерешләре белән уртаклашуын үтендек.

– Туган якта мактасалар, аерым рәхәт инде ул, – диде Илдар. – Ике республика җитәкчесенең дә кулын кысып, мактаулы исем турындагы таныклыкны алу бик дулкынландырды. Гүзәл өчен аерым шатмын. Туганнар хатыныңны яратса, яхшы бит инде! (көлә). Ул әти-әни, туганнар алдында үзен чыннан да игелекле килен итеп танытты, хәзер туган ягымда мәртәбәле җырчы да булды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*