tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлый-җырлый бергәләп калфак һәм изү чигәбез
Җырлый-җырлый бергәләп калфак һәм изү чигәбез

Җырлый-җырлый бергәләп калфак һәм изү чигәбез

8-10 сентябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы милли кием үрнәкләре – калфак һәм изү чигү мастер-классы үткәрә.

8 сентябрь көнне Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән җитмешләп ханым калфак һәм изү тегү һәм чигү буенча мастер–класс уза башлады, Җыелган җәмәгатьне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Ул мондый төр чаралар үткәрүне хуплавын белдерде, ханымнарга сабак алуда уңышлар теләде.

Ханымнар элеккеге аулак өйләре гадәтләрен искә төшереп, җырлый-җырлый кул эшен башкаралар. Казахстанның Семей шәһәреннән килгән Габдулхак Ахунҗанов: “Иртәгә баян белән киләм, тагын да күңеллерәк булыр”, – дип сүз биреп китте. Мастер-класска килгән ханымнарның барысы да диярлек теге яки бу дәрәҗәдә милли киемнәр тегеп яки чигеп караганнар икән. Мәсәлән, Екатаринбургтан килгән Элиза Сафиуллина мин 1971 елда үткән туема үзем калфак ясап тектем, дип сөйләде. Бераз үзгәрәк булса да, үзенчәлекле булып торган шундый туй баш киеме. Чөнки ул елларда кызлар фата бөркәнеп кияүгә чыгуны хуп күргән.

9  сентябрьдә дәресләр дәвам итә. Кул эше сабакларын “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Идарә әгъзасы, остаз Ләйсән Һаҗиева алып бара.

Мастер–класстан тыш программада мәдәни чаралар бар. “Казанның 1000 еллыгы” музее, Г.Тукай әсәрләре буенча “Сөйкемле шүрәле” бәйгесендә катнашкан балалар кул эшләре күргәзмәсе, “Казан” милли–мәдәни үзәгендә оештырылган рәссамнар һәм һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу, “Кызлы йорт”- бер гаиләдә туып үскән кызлар концертын карау каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*